Айдар Рәфыйков: «Машина тарту күп көч сорый»
Төрлесе

Айдар Рәфыйков: «Машина тарту күп көч сорый»

Айдар Яңгул егете, бүгенге көндә Казанда яши

Яңгул авылыннан көрәшчеләр гаиләсе — Илдар абый Рәфыйков һәм аның дүрт улы (Айдар, Руслан һәм игезәкләр Инсаф белән Илсаф) күпләргә яхшы таныш. Руслан милли көрәш буенча рәсми ярышларда бүген дә актив катнаша. Ә олы уллары Айдар Рәфыйковка исә Сабантуйларда машина тарту уенында тиңнәр юк диярлек.

Айдар Казанда яши. 35 яшь. Клиентларга йөк ташу буенча хезмәт күрсәтә.

— Гер күтәрергә, кул көрәштерергә яратам. Соңгы елларда Сабантуйларда машина тарту спортында катнашкалыйм. Бу төр миңа бик ошый, — ди Айдар.

Айдар принимает участие в Сабантуях по буксировке автомобилей

— Безнең Балтач районында машина тарту уены турында ишеткәнем юк. Арча ягында бераз күренә, Чистай районында популяр. Бөтен якта да кертсеннәр иде, дип телим. Көрәш, гер күтәрү, колгага менүләр кебек, машина тартуны да яратып караучы үз тамашачылары бар. Оештырырга мөмкинлекләре булса, кайбер яклар өчен яңа төр булыр иде.

Күптән түгел Айдар Чистай районы Кызыл-Болгар (Шахтер) авылында булып узган Сабан туенда көч сынашып кайтты. «Шевроле Нива»ны тартты.

— Бу автомобильнең авырлыгы — 1,4 тонна. Салонында тормозга басу өчен йөртүчесе утыра. Шуңа тулаем авырлыгын 1,5 тонна, дисәк тә була, — ди Айдар. — Иң авыры — техниканы урыныннан кузгатып алып китү. Аннары шул темпны тотып тартып барасың. Билгеле, җиңел түгел. Бөтен гәүдә эшкә җигелә. Аяклар — этә, куллар тарта, зур авырлык килә. Әмма булдырып чыктым. 15 метрны 11.9 секундта тарттым.

— Сер булмаса, нәрсә бүләк иттеләр, Айдар?

— Сабан туен оештыруда үзеннән зур өлеш кертүче Рамил Сөнгатуллин кәҗә бүләк итте. «Мари Иле ягыннан кайтарылган, 17 мең сумлык», — диделәр. Ата кәҗә иде ул. Кая алып кайтыйм инде мин аны... Сабантуй тәмамлангач, өйгә Казанга киттем. «Кемгә булса да кирәкмиме?» — дип микрофоннан мәйданга игълан иттем һәм шул авылдагы бер әбигә калдырдым. Аңа биргәч, Рамил, өстәмә буларак, миңа сок чыгаргыч җайланма бүләк итте.

Айдару на Сабантуе подарили козу

— Болай көч сынашу икенче көнне үзен яхшы сиздерәдер?

— Аякларга авырлык төшми калмый, мускуллар тартыша. Шуның өчен даими шөгыльләнергә. Ныклы физик әзерлек, көч, үзеңне һәрвакыт формада тоту кирәк. Әзерлексез чыгып, нәтиҗәләр яулап булмый, аннан бигрәк, сәламәтлеккә зур зыян китерүең бар…

Лилия ЙОСЫПОВА

Ирек мәйданы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев