Хәвеф-хәтәр

Янгында өч кеше зыян күргән

Ут 21 кв. м мәйданда таралган

Яр Чаллыда күпкатлы йортта янгын чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын Абсәләмов проспектындагы 11 нче йортның 9 нчы катындагы фатирда чыккан.

Ут 21 кв. м мәйданда таралган.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. 28 яшьлек ир‑атны коткардылар. Бер яшьлек бала һәм аның әнисе шулай ук сөрем газы белән агуланган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев