Соңгы вымпел ияләре
Авыл хуҗалыгы

Соңгы вымпел ияләре

Урып-җыю кампаниясе барышында тапшырылып барылган вымпелларның соңгылары дүшәмбе көнне үз ияләренә бирелде

Бишенче атна нәтиҗәләре «Борнак» җәмгыяте өчен бик сөенечле булды. Чөнки берьюлы өч кешегә вымпел һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче төркемдә җиңүче булып, «Нова 340» комбайнында эшләүче Илдар Шакиров танылды. Икенче төркем җиңүчесе — «Акрос 550» «кыр корабы»н иярләүче Ленар Муллагалиев. Әлеге игенчеләребез бу сезонда икенче вымпелларын алуга ирештеләр. Шулай ук иң күп ашлык ташучы, җитез һәм алдынгы шофер исеменә дә шушы хуҗалыктан «КамАЗ» машинасында эшләүче Раузит Габдрахманов лаек булды.

Комбайнчылар арасында өченче төркемдә «Алга» җәмгыятендә «Акрос 595» комбайнында эшләүче Валерий Иванов, дүртенче төркемдә «Кызыл юл» хуҗалыгында «Клаас Тукано 570» комбайнында хезмәт куючы Айдар Гайфетдинов җиңүчеләр булып танылдылар. Айдар Гайфетдинов шулай ук бу сезонда өч вымпел алуга иреште. Барлык җиңүчеләрне дә ихластан котлыйбыз!

Районыбыз басулары әле кайчан гына алтынсу төстә булса, инде бүгенге көндә сугып алынасы мәйданнар күп калып бармый. Дөрес, әле кукурузны орлыкка аласы һәм силос саласы бар. Урып-җыю кампаниясе белән берүк вакытта көзге кыр эшләре дә башкарыла, киләсе ел уңышы да кайгыртыла. Инде бүгенге көндә «Борнак», «Активист», «Игенче», «Арбор», «Кама», «Якты юл», «Смәел» хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре тәмамланган. Кара туфракка кергән орлык-лар әйбәт кенә шытып, кышларны яхшы кышлап, киләсе елга мул уңышлары белән сөендерсә иде.

Инде вымпеллар буенча нәтиҗә ясап үтсәк, биш атнада иң күп вымпелны «Борнак» җәмгыяте игенчеләре алды — барлыгы дүрт вымпел. Өчәр тапкыр вымпел «Активист», «Игенче» һәм «Кызыл юл» хуҗалыгы игенчеләренә, икешәр тапкыр «Якты юл» һәм «Сосна» җәмгыятьләре игенчеләренә тапшырылды. Бу саннарны юкка гына әйтмибез, ындыр табакларына иң күп ашлык кайткан хуҗалыкларны күрсәтүче саннар да бу.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


вымпел

Нет комментариев