Гаепле бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә
9 июнь көнне ЮХИДИ инс-пекторлары Яңгул авылыннан баручы «Беларусь» тракторын туктаталар. Руль артында утыручы механизатор инспекторлар биргән сорауларга җавап биргәндә, аның алкоголь кулланган булуыннан шикләнеп, механизаторның бөтен хокукларын аңлатып, ДПС автомобиленә чакыралар.
Махсус прибор белән тикшергәннән соң, механизаторның алкоголь кулланган булуы раслана, ләкин ир-ат аның нәтиҗәсе белән килешми һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә район хастаханәсенә юл тоталар. Андагы тикшерү дә беренчесен раслый. Анысы белән инде механизатор килешә һәм беркетмәләргә кул куя.
Судта ул үзенең бу гамәлен, 8 июнь көнне кичтән аракы эчүен, икенче көнне инде эчмәвен, тракторына утырып эшкә китүен әйтә. 9 июнь көнне эчмәгәнгә күрә, алкотектор күрсәткечләре белән килешмәвен дә җиткерә. Ләкин, хастаханәдәге тикшерү нәтиҗәләре белән ул килешә, үз гаебен таный.
Әлеге эш буенча барлык тупланган документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, механизаторны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә, шулай ук 45 мең сум күләмендә штрафка тарта.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев