Шоферларга таныш йөзләр: Салават Зарипов
Юл хәрәкәте иминлеге

Шоферларга таныш йөзләр: Салават Зарипов

«Минем төп максатым — шушы кагыйдәләрнең үтәлешен кайгырту», ди Салават.

Шоферларга таныш йөзләр: Салават Зарипов Шеңшеңәр авылы егете. Туган авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, Казан юстиция университетына укырга керә. Хезмәт юлы 2017 елда район эчке эшләр бүлегендә икътисадый җинаятьләр һәм коррупция буенча оперуполномоченный вазыйфасында башланып китә. 2024 елның февраленнән Салават Таһирович район ЮХИДИ бүлегенә юл-патруль хезмәте инспекторы эшенә күчә. 

Салават Зарипов: «Безнең хезмәтебезнең максаты — халык өчен эшләү. Минем бигрәк тә иминлек каешына һәм балаларны машинада йөртү кагыйдәләренә тукталып үтәсем килә. Гади генә кебек тоелган кагыйдәне дә бездә үтәмиләр я бозып үтиләр. Иминлек каешын өстән генә атып йөрүчеләр бар (күпләр өчен таныш хәл — машинадагы иминлек каешын эләктереп куялар да, машинада йөргәндә, яки инспекторны күргәч, арка артыннан тиз генә тартып чыгаралар — З. Ф.), андый очракта безнең күкрәк читлегенә (грудная клетка) генә каеш куелган була, эч тирәсенә (брюшная полость) юк.

Кечкенә генә авария килеп чыккан очракта да, транспорт чаралары бәрелешкәч, инерция буенча гәүдәнең аскы өлеше алга китә, ә күкрәк каеш белән кысылып кала һәм шушының нәтиҗәсендә умыртка баганасы сынарга мөмкин. Алай тагып йөргәнче, такмавың хәерлерәк дияр идем. Ләкин, кеше бу урында уйланып, тиешенчә иминлек каешын куеп, үз сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде. Туктатып тикшергән вакытта шоферлардан, минем бит каеш куелган, дигән каршы сүз ишетәбез, ләкин бит ул таләпләр буенча куелмаган. Монда инде һәркем нәтиҗәне үзе дөрес итеп чыгарсын иде. Транспорт чараларында иминлек каешы өч ноктадан (трехточечный) беркетелгән булырга тиеш.

Шушы ук урында балаларны махсус креслода йөртү буенча да әйтеп узасым килә. Баланы махсус креслога утыртып, аның иминлек каешы белән балаларны эләктерәләр, ләкин шул креслоны машинаның иминлек каешы белән эләктермиләр. Бу да, үз чиратында, бала сәламәтлегенә, аның гомеренә зыян китерә торган зур ялгышлык булып тора. Минем төп максатым — шушы кагыйдәләрнең үтәлешен кайгырту».
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев