Төрлесе

Республикада салкынча һава торышы урнашачак

Кайбер районнарда төнлә кырау төшү ихтимал

Татарстанда салкынча, көзге һава торышы урнаша. Һава температурасы климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. Кайбер районнарда төнлә кырау төшү ихтимал.

Сишәмбе, 7 сентябрь — алмашынучан болытлы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә . Төнлә +1..+6 градус, көндез +10..+15 градус.

Чәршәмбе, 8 сентябрь — болытлы, бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә +3..+8 градус, көндез +11..+16 градус. Атна ахырына көндез +16 градуска кадәр җылытуы мөмкин. Явым-төшемнәр аз көтелә .

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев