Авыру бер көннән биш көнгә кадәр дәвам итә
Норовирусны ничек танырга, ул нинди юллар белән күчә һәм үзеңне инфекциядән ничек сакларга икәнен Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә аңлаттылар.
Норовирус – вирус табигатенең ашказаны-эчәк трактын зарарлаучы кискен эчәк инфекциясе. Ул күңел болгану, косу, эч китү һәм бизгәк белән чагыла.
Авыру йоктырыруга кайнамаган суны эчү, юылмаган яшелчәләрне ашау яки кулларны юмау да сәбәп булырга мөмкин. Вирус кешедән кешегә, шулай ук пычранган продуктлар һәм өслекләр аша җиңел күчә.
Инфекция еш кына азык-төлек, су һәм көнкүреш контактлары аша тарала. Вирус аеруча дымлылык югары булганда елның салкын вакытында актив үрчи.
Авыру бер көннән биш көнгә кадәр дәвам итә, ләкин савыкканнан соң да кеше бер айга кадәр йогышлы булып калырга мөмкин.
Инфекция йоктырмас өчен белгечләр кайнатылган яки шешәләргә салынган суны гына эчәргә, кулларны яхшылап юарга, тикшерелгән урыннарда азык-төлек сатып алырга һәм коенганда суны йотмаска киңәш итә.
ТНВ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев