Харис Галимуллин истәлегенә шахмат турниры булды
Спорт

Харис Галимуллин истәлегенә шахмат турниры булды

Ярышта барлыгы 40 спортчы катнашты

Салавыч авылында данлыклы хуҗалык җитәкчесе Харис Галимуллин истәлегенә шахмат турниры булып узды.

Салавыч лицееннан, Норма, Смәел, Балтач мәктәпләреннән, Балтач гимназиясеннән барлыгы 40 спортчы катнашты.

2015 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында:

  • 1 нче урын — Мәрданова Раида (Норма мәктәбе) 
  • 2 нче урын — Иванов Макар (Балтач мәктәбе) 
  • 3 нче урын — Закиров Динар (Балтач гимназиясе) 

2008-2014 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында:

  • 1 нче урын — Камалов Сәйдәш (Балтач гимназиясе) 
  • 2 нче урын — Йосыпов Мәлик (Казан шәһәре)
  • 3 нче урын — Әхмәдиев Илдан (Смәел мәктәбе)

18 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар: 

  • 1 нче урын — Хөрмәтуллин Азат (Салавыч) 
  • 2 нче урын — Гыйззәтуллин Илнур(Смәел)
  • 3 нче урын — Мәрданов Илнур (Чепья)

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


шахмат

Нет комментариев