8 сентябрь көнне көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал
8 һәм 9 сентябрьдә республика Урта Идел буенда формалашачак циклон йогынтысына дучар булачак. Бу чорда көчле яңгырлар, урыны белән көчле җил булыр дип фаразлана.
Төнлә температура +8...+13 градус, көндез +12...+17 градус булачак. Шул ук вакытта 8 сентябрьдә Татарстанның көнчыгышында һава +22 градуска кадәр җылыначак.
10 сентябрьдә һава шартлары акрынлап яхшыра башлаячак. Төнлә +5...+10 градус, көндез +16...+21 градус булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 11 һәм 12 сентябрьдә сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндезге температура +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев