Җәмгыять

27 меңнән артык татарстанлы «мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган

Парламентта 450 депутат булачак

Татарстанда яшәүче 27 меңнән артык кеше «мобиль сайлаучы» сервисы аша сайлауларда прописка урыны буенча тавыш бирү өчен гариза биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Мобиль сайлаучы» ярдәмендә татарстанлылар прописка буенча түгел, ә кайда булса, шунда тавыш бирү өчен гариза бирделәр", — диде ул.

IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Парламентта 450 депутат булачак: 225 мандат федераль партия исемлекләренә, тагын 225 — бер мандатлы округларга бүленәчәк. Сайлау кампаниясендә теркәлгән 10 сәяси партия катнаша.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев