Агроклассларда 7В һәм 10 сыйныф укучылары укыячак
Быелгы уку елында Норма урта мәктәбендә дә агрокласс эшли башлый. 7В һәм 10 сыйныф укучылары биология, химия, физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнәчәкләр, шулай ук генетика, үсемлекчелек һәм заманча лаборатор методлар белән танышачаклар. Укучылар җир эшкәртү, урып-җыяру технологияләре, үсемлекләрне саклау һәм ашлау ысуллары турында белемнәр алалар.
Агрокласс студентларга практик күнегүләр үткәрү мөмкинлеге дә бирәчәк, фермерлык белән бәйле проектлар әзерләү һәм үз җирләрендә тәҗрибә үткәрү өстенлекләре каралган.
Бу проект балаларның табигатькә һәм авыл хуҗалыгына карата мәхәббәтен арттырып, киләчәккә яңа белгечлекләрне үзләштерү өчен нигез булыр дип өметләнәбез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев