Җәмгыять

Ноябрьдә Казан бишенче тапкыр «Шәрык базары» фестивален кабул итәчәк

«Шәрык базары» фестивале 9-22 ноябрь көнне узачак

Агымдагы елның 9-22 ноябрендә Татарстан башкаласында бишенче тапкыр онлайн һәм офлайн «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казандагы Көнчыгыш базар») узачак. Төбәк Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсен ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чараны Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештырачак. Форумның эшлекле программасын оештыруда ТР Фәннәр академиясенә һәм Казан дәүләт мәдәният институтына катнашырга тәкъдим ителде.

Моннан тыш, боерык нигезендә Фестивальнең оештыру комитеты төзелде. Комитет рәисе РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев булачак. Аның рәистәше итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

Оештыру комитеты рәисе урынбасарлары булып Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов булырга тиеш. Секретарь итеп Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова билгеләнде.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев