Кишер тәкәсен 180 градуста йөзе кызарганчы пешерәбез
Кишер тәкәсе әче камырдан пешерелә. 1 бокалның (300 гр) яртысына су, яртысына сөт салырга, 4-5 аш калагы сыек май, 2 кашык майонез, 1- 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы чүпрә, он чама белән. Камыр йомшак булсын. Бераз кабартырга. Табасында 20 мин тагын кабартырга.
Эчлегенә 1 стакан дөгене бүрттепеп аласыз (кайнап чыккач 5 мин тирәсе, суга тоз салабыз). Аны яхшылап югач, саркытабыз. 4-5 уртача кишерне кыргычтан кырабыз, сыгабыз һәм дөгегә кушабыз. Йөзем җимешен юып эчлеккә салабыз. Ак май эретәбез дә анысын да эчлеккә салып пирожкилар ясыйбыз.
Кишер тәкәсен 180 градуста йөзе кызарганчы пешерәбез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев