Медицина өлкәсендә дә югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр
Чаллы шәһәре кадрлар үзәге базасында иң югары тәкъдим программист вакансиясе булган, аларга 200 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Икенче урында – тракторчы: юл предприятиесе кандидатка 170 мең сум түләргә әзер, дип хәбәр иттеләр ТР Мәшгульлек үзәге җирле департаментында.
Алынган мәгълүматларга караганда, эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрендә хезмәт хакы күләме тәҗрибәгә, квалификациягә, шартларга һәм эш сыйфатына бәйле рәвештә 27,1 мең 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Югары түләнә торган вакансияләр арасында шулай ук система аналитигы (126 меңгә кадәр), төзелештә участок башлыгы (150 меңгә кадәр), бюро башлыгы (120 меңгә кадәр), прораб (120 меңгә кадәр), электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик (150 меңгә кадәр) һәм ремонтчы-слесарь (120 меңгә кадәр) бар.
Медицина өлкәсендә дә югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр: ашыгыч ярдәм табибына – 140 мең сум, участок табиб-педиатрына һәм табиб-анестезиолог-реаниматологка – 120 мең сумга кадәр. Шулай ук исемлектә сату төркеме җитәкчесе, программа белән идарә ителә торган станок һәм манипуляторларны көйләүче, маляр һөнәрләре дә бар. Аларга 130 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев