Арча агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалында  профилактик чара үткәрелде
Авыл хуҗалыгы

Арча агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалында профилактик чара үткәрелде

«Наз» үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре студентлар белән очрашты

Арча агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалының 1нче курс студентлары өчен «Терроризм. Экстремизм. Вербовка: ничек танырга һәм каршы торырга» дигән темага профилактик чара үткәрелде.

Очрашу яшьләрдә цифрлы мохиттә куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, вербовкалау билгеләрен танып белү һәм экстремистик эшчәнлектә катнашуның хокукый нәтиҗәләрен аңларга өйрәтү максатыннан оештырылды.

«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре оештырган чара нәтиҗәләре буенча һәр студент гади кагыйдәләр исемлеге язылган буклет алды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев