Хезмәт

"Иске чүәкне алмадылар. Өйне бикләп, безне урамга куып чыгардылар"

Бу бәләкәй генә өйдә яшәүче ак яулыклы әби белән күптән сөйләшә­сем килә иде.

“Балачактан тормышның бөтен авырлыкларын үз җил­кәмдә күтәргән карт кыз мин”, – дип башлады ул сүзен. Гадәттә, ул аз сөй­ли, күбрәк баш­ка­ларның хәлен сораша иде. Бу юлы Мөсфия әбине туктатып булмады. Каһәрле елларга туры килгән балачагын бәян итте ул.

– Мин ул вакытта сигез яшемдә идем. Әтиегез хә­зер кайта дип, әни табын әзерли. Абый белән аңа булышабыз. Менә әти дә кайтып җитте, әни тиз генә комганга су салды. Әти аяк чолгауларын салып, абыйга бирде. “Быел җир бик каты, ат та суканы тартып бара алмыйча азап­ланды”, – дип, әнигә зарланып алды. Ул вакытта без колхозга кер­мә­гән идек. Өстәл янына тү­гә­рәкләнеп утырдык та әти­нең ашый башлаганын көтәбез. Карыныбыз бик ачыккан иде. Менә ул, бисмилласын әй­теп, кашыгын ашка сузды. Шулвакыт өйалды ишеген шакый башладылар. Балалар, ашый торыгыз, хәзер керәм, дип чыгып китте ул. Тиз генә керергә язмаган икән.

Ишегалдында шаулашкан тавышка без дә чыктык. “Сезнең әтиегез – халык дош­маны, совет властена каршы бара”, – дип, әтинең кулларын богаулап, алып чыгып киттеләр. Әти борылып карап бер генә сүз әйтә алды: “Балаларны сакла, – диде әнигә. – Минем гаебем юк, озакламый кайтырмын”. Икенче көнне пүнә­тәйләр килеп, абзардагы сыерны, атны – күзләренә нәрсә күренә, шуны төя­деләр. Әнидән, тагын яше­релгән әйберләрегез кайда, дип сорадылар. Әти миңа Теләче базарыннан чүәк алып кайткан иде. Бик матур чигүле. Мин­нән аларны тартып алып, калган чүәкләрегез кайда дип, әнине аптырата башладылар. Шул вакыт мин аягымда искереп беткән чү­әк­не салып, теге абыйга суздым. Әнигә тимәгез, дип кычкырып елый башладым. Ләкин алар иске чүәкне алмадылар. Өйне бикләп, безне урамга куып чыгардылар. Без өчәүләп күрше Нәгыймә апаларга кереп кундык. Икенче көнне Нәгыймә апа безне башкача калдыра алмавын, куркуын әйтте. Әни, безне җитәкләп, әбиләргә алып кайтты. Әбинең дә йөзе бик караңгы, үз баласы булгач, күрәсең, куып чыгармады. Әни әби белән эшкә йөри башлады. Без, ачка үлмәс өчен, төрле үлән ашадык. Аннан соң сугыш башланды. Балачакның ачы язмышы әнә шулай башланып китте.

Әти биш елдан соң кайтты. Аның сәламәтлеге бик какшаган иде. Төрмәдән кайтып, дүрт ел торганнан соң үлеп китте. Әти кайткач, әле безнең ике сеңлебез туды. Әнә шулай әнигә дүрт бала калды. Абый белән без сеңелләребезне бик караштык. Аннан абый Казанга эшкә китте. Әмма аның калага китүе бәхетсезлек алып килде. Абыйны, эшкә барганда, поезд бәреп киткән. Әни аны Казан зиратына җирләп кайтты. Калган гомеремне мин сеңел­ләрем өчен, әни дип яшә­дем. Егетләр белән дә йөр­мәдем. Гомер буе “халык дошманы” исеменнән куркып яшәдем. Кеше белән авызымны ачып та сөйлә­шергә курыктым. Әтинең гаебе булмаса да, бала чактагы курку туксанга җиткәч тә бетмәде.

Башкалар кебек бәхетле буласым килгән чакларым да күп булды. Кияүгә барып, балалар үстерергә теләдем. Ләкин миңа бу бәхетне Аллаһы Тәгалә бирмәде. Хәзер мин берүзем. Ялгыз вакытларымда төрлесен уйлап куям. Нигә язмыш болай булды? Үзгәртергә кө­чем җитмәдеме? Гомер буе бер көн эштән калмадым. Иң авыр эшләр безгә булды. Хөкүмәттән бернинди яр­дәм алмадык. Чөнки без “халык дошманы”ның балалары идек. Менә шулай, балам, тормышның язылмаган кануннары бар. Кайчак аңа каршы бару, һай, җиңел түгел лә!

...Мин, авыр уйлардан арына алмыйча, әби белән саубуллашам. Кечкенә генә ак яулыклы әбидә – никадәр кайгы-хәсрәт. Иске чүәкле балачактан калган курку аны гомере буе озата барган. Әнә шул бизәкле чүәк­ләрне югалтудан башланмадымы икән ул әрнү-са­гыш?!

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)

Реклама
Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: