Хезмәт

Кайда гына яшәсәләр дә, ул эшсез булмый

Әйбәт кенә эшләп-яшәп ятканда, Советлар Союзы таркала. Бик күп халык иленнән, туганнарыннан, теленнән аерылып кала. Алар гаиләсе шушы вакытта туган илгә күчәргә була.

Авылдашыбыз  Гөлсимә Гафиятулла кызы Шаһиәхмәтова, 1951 елда Куныр авылында  дөньяга килгән. Ул  Бөек Ватан сугышы ветераны Гафиятулла абый белән  Кадимә апаның дүртенче балалары була.  Алар гаиләдә алты бала үсә.  Чепья урта мәктәбен тәмамлагач,  Казан дәүләт университетына укырга керә. Ул укырга кергән елны апасы Тәгъзимә тормышка чыгып, Караганда шәһәренә чыгып китә, ә абыйсы Габдулланы армиягә хезмәтенә алалар. Энесе Мәхмүт  техникумда укый. Шулай итеп әти-әниләре пенсионерлар эшче көчсез калалар.

Ул елларда  әти-әниләренең пенсиясе 12 сум илле тиен, студентларның степендиясе 28 сум була. Энесен укытыр, әти-әнисенә ярдәм итәр өчен ул укуын калдырып Куныр башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый һәм  ике ел укыта. Аның бик тә студент буласфы килә. Абыйсы армиядән кайтып эшли башлагач та, ул университеттан Казанда яңа гына ачылган Ленинград дәүләт мәдәният институтының филиалына күчә һәм аны 1975 елда тәмамлый. Уку елларында Казан егетенә тормышка чыга. Иптәше офицер булганлыктан, аларга күп җирләрдә яшәргә туры килә. Башта Чехословакиядә, аннан Ерак Көнчыгышта, һәм гомерләренең күп өлешен  Казахстанда Караганда шәһәрендә яшиләр.

Аның төп һөнәре  - китапханәче. Кайда гына яшәсәләр дә, ул эшсез булмый. Караганда шәһәрендә 14 ел политехник университетының китапханәсендә бүлек мөдире, шул ук вакытта кичләрен китапханәчеләр әзерли торган техникумда дәресләр бирә.  Аңа политехник университетының ректоры университетның беренче курсында яңарак кына өйрәнә башлаган фән - информатика фәнен укытырга тәкъдим итә.  Бу әле компьютерларның гамәлгә кереп бара торган чоры гына була.  Ул беренче курс студентларын  традицион каталоглардан, компьютерлардан үзләренә кирәк мәгълүматны җыярга,  курс һәм диплом эшләрен  дөрес итеп эшләргә өйрәтә.

Әйбәт кенә эшләп-яшәп ятканда,  Советлар Союзы таркала. Бик күп халык иленнән, туганнарыннан, теленнән аерылып кала. Алар  гаиләсе шушы вакытта  туган илгә күчәргә була. 1994 елның җәендә гаиләләре белән Казанга күчеп кайталар. Ул елларның авырлыгын алар үзләре генә белә. Фатирларын сата алмыйлар, алучы юк, китүче күбрәк була. Җыйган акчалары реформа белән бер тиенгә әйләнә. Әле дә ярый, туганнарыбыз күп, ташламадылар, рәхмәт яусын аларга, дип сөенә Гөлсимә апа.

Ул Казанда Татарстан Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлегенә баш китапханәче булып эшкә урнаша. Эше Татарстанның район китапханәләреннән хисап җыю, аларга методик ярдәм күрсәтү, чит регионнарда яшәгән татар китапханәчеләрен җыеп укытулар оештырудан гыйбәрәт була. Шул елларда университетның тел белгечләре белән берлектә "Китапханәләр, нәшриятлар һәм мәгълүмат оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек" эшләп нәшер итәләр. Бу сүзлек бигрәк тә чит регионнар өчен гамәли яктан файдалы һәм һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле белешмә басма була.

Яше барган саен Россиянең төрле регионнарына командировкага  йөрү авырая башлый, сәламәтлеге дә сиздерә. 1998 елның май аенда аны китапханәнең  кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең  рус һәм бөтендөнья әдәбияты секторына мөдир итеп күчерәләр. Шулай итеп калган гомерен борынгы китапларны, кулъязмаларны барлап, аларны өйрәнүгә, фән әһелләренә, китап сөючеләргә җиткерүгә, төрле каталоглар төзеп, аларны популярлаштыруга багышлый.

Нәтиҗә буларак 2010 елда "Второвлар китапханәсенең каталогы" дигән китабы дөнья күрә. Бу басма безне 1865 елларга илтеп, Милли китапханәнең беренче ачылган елларын, аның нигезен  кемнәр салганын, чишмә башының кайдан башланганын тасвирлый.

2020 елда аның күп еллык хезмәте «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы (1709–1830)» каталогы нәшер ителә. Бу хезмәттә Татарсан Милли китапханәсе фондларында булган, 1709-1830 елларда нәшер ителгән, Россия хөкүмәте тарафыннан шәхсән саклана торган, 1449 данә  китап ядкәрләре тасвирланган.  Китап  - Татарстанның 100 еллыгы һәм Милли китапханәнең 155 еллыгына багышланып, 2020  елда  Казанда "Милли китап" нәшриятында басыла.  2020 елның 17 ноябрендә илебез  китапханәләренең иң яхшы мәгълүмати-библиографик  басмасына Бөтенроссия конкурсы үз эшен төгәлләде. Куныр авылында туып үскән Гөлсимә Гафиятулла кызы Шаһиәхмәтованың бу китабы Бөтенроссия конкурсында «Универсаль библиографик басмалар» номинациясендә мактаулы икенче урынны алган. Китапның фәнни редакторы - тарих фәннәре кандидаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, җаваплы редакторы - Сөембикә Җиһаншина.  Китапка кереш сүзне филология фәннәре докторы  Рамил  Исламов язган.

Гөлсимә апа 2020 елның җәендә лаеклы ялга китә. Бүгенге көндә улының гаиләсе белән хөрмәттә, тәрбиядә яши. Туганнарына олы терәк, киңәшче, авыл халкына ачык йөзле    Гөлсимә апа: “Дөньялар җайланды, тормышым бар яктан да түгәрәк. "Илдә чыпчык үлми" дигән халык мәкаленең дөреслегенә инандым”, дип сөенә.

Авылдашыбыз Гөлсимә апаны чын күңелдән шундый зур  хезмәт уңышы белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, балалар игелеген күреп, туганнарының кадер хөрмәтен тоеп озын, бәхетле гомер кичерергә язсын.

Илзия Нәҗипова
Куныр авылы.

Фото: Гөлсимә Шаһиәхмәтованың шәхси архивыннан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: