Хезмәт

Мөһим мәсьәлә: сораучы булса, җавап бирүчесе табыла (+фото)

Килешәсездер, халык җыеннары турында сүз чыкса, күбебез: “Әй, плюс өчен үткәрелә торган бер чара инде ул, кирәге шуның кадәр генә”, – дия. Беребез дә аның плюс өченгә әйләнүендә, туктале, минем дә гаебем бар бит дип уйлый белми.

Ничек инде дисезме? Әлеге чараны кич, эштән соң үткәрсәләр, бик күбебез җылы өйдән, телевизор каршыннан кузгалып чыгып китәргә авырсына, эш ваакытында үткәрелгәненә дә мең сәбәп таба. Алдагы елларда да шулай булды, быел да. Район җитәкчелеге бөтен юнәлешләр буенча конкрет җавап тота алырлык эш башындагы звено җитәкчеләре белән халык каршына чыгарга әзер, ә без алар каршына басып үзебезне блрчыган сорауларны бирергә, проблемаларны күтәрергә әзер түгел булып чыга түгелме?

Әйтүдән мәгънә юк, диеп, җайлы гына итеп, тагын бөтен җаваплылыкны каршы якка аударучылар да табылыр. Алай дип кистереп әйткәнче, башта әйтеп карарга кирәк. Аннан инде менә теге чакта әйткән идем, ник үтәмисез диеп аяк терәп үтәлеш тә сорарга була.

Ә болай кесәдән йодрык күрсәтеп, урамда үзара зарланышып йөрүдән бернинди файда да юк. Иң элек үзебезгә битарафлыктан арынырга, үз сүзебезне тиешле кешеләр алдында әйтә белергә дә өйрәнергә кирәк. Әйтә белүдән дә тора, билгеле. Аралашу культурасы җитмәү дә еш кына кире реакция бирергә мөмкин.

Реклама

Соңгы елларда җитәкчелек халык белән очрашулар оештыруга, халык фикерен өйрәнүгә зур игътибар бирә – монысын да танырга кирәк. Шул очрашуларның һәркайсында катнашырга, һәр мөмкинлектән файдаланып үз сүзеңне әйтергә генә кирәк, ләбаса. Алдан языла-языла җитәкчеләргә керәсе дә, чиратлар көтеп ишек төпләрендә торасы да түгел. Телдән әйтә алмасаң, фикереңне язмача җиткер – аларга да шушы җыеннарда җавап бирелә ләбаса.

Быел берничә авыл җирлегендә үткән җыеннарны анализлаганнан соң активлыкта берни дә үзгәрмәгән, алдагы еллардан аерма юк икән, дигән фикергә киләсең. Бер актив урында, әйтик, Норма җирлегендә быелгысында да халык күп катнашкан, үзләрен борчый торган мөһим мәьәләләр дә күтәрелгән. Әлегә күпчелек авыллардагы активлык канәгатьләнерлек түгел, кызганычка. Юкса, җыеннарда күтәрелгән бер генә сорау да ишетелми, җавапсыз калмый. Уңай хәл итеп булмасына коры вәгъдәләр дә бирелми, сорау бирүчеләргә сырт кабартучылар,туктатырга теләүчеләр дә юк. Һәркемне игътибар белән тыңлыйлар. Сорау бирүче булса, җавап бирүчесе табыла дияргә генә кала.

Ә авыл кешесе һаман да курка, сагая. Алай түгелме икән, болай икән дип тәшвишләнә, борчыла, “сарафан радиосы” ктергән хәбәрләргә ышана, дөреслекне ялганнан аерып ала алмый баш вата. Ә шул ук вакытта, мөмкинлектән файдаланып һәм акыллы итеп (үзеңне ишетерлк һәм тыңларлык, хөрмәт итә белерлек итеп) шул сорауларны җитәкчеләрнең күзенә карап биргәндә, вакытында җавабын да ишетә алыр иде. Файдасы да булыр иде. Сөйдергән дә, биздергән дә тел диләр бит. Җитәкчелек белән ике арада күпер булсын өчен ике як та бер-берсен тыңларга, аңларга өйрәнергә генә кирәк, ахры. Һәм иң мөһиме ышанырга. “Сораулар бармы?” – дигән бер генә очракны да кулдан ычкындырмаска, әле алай гына да түгел, һәр бер мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: