9 февраль 2020 яңалыклары
-
Ни өчен кунак киткәч тә өй җыештырырга ярамый?
Туганнарыгыз, балаларыгыз, яки кунакларыгыз өегездән чыгып киткәч тә йортны җыештырырга ашыкмагыз. Югыйсә, аларның кайтыр юлы "юылыр", югалыр. Шундый сынамыш бар.
-
Балтач балалары һөнәрләр белән таныша (+фото)
Балтач мәктәбе һәм гимназиясенең 8 сыйныф укучылары һөнәрләр белән таныша.
-
Район башлыгы "Балкыш" эшчәнлеге белән танышты (+фото)
Рамил Нотфуллин Шода авылында "Балкыш" авыл хуҗалыгы кооперативында булды.
-
Яшьләрнеке яшьләрчә, утлары да башкача (+бик күп фото)
Узган шимбә район мәдәният йортында “Яшь буын – 2020” проектының Гала-концерты узды. Озак барды ул, кичке сәгать җидедә башланган иде, төнге уннарга кадәр дәвам итте. Тик аның озынлыгы-озаклыгы сизелмәде шуның белән – биредә районның барлык авылларыннан да диярлек яңа яшь йөзләр, яңа төр чыгышлар күп иде.
-
Мөһим мәсьәлә: сораучы булса, җавап бирүчесе табыла (+фото)
Килешәсездер, халык җыеннары турында сүз чыкса, күбебез: “Әй, плюс өчен үткәрелә торган бер чара инде ул, кирәге шуның кадәр генә”, – дия. Беребез дә аның плюс өченгә әйләнүендә, туктале, минем дә гаебем бар бит дип уйлый белми.
-
Якташыбыз өчен тавыш бир!
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара
-
Ришвәтче табибка – 3 миллион сум штраф
Красноярск крае суды 4нче районара клиник дәваханәсенең урология бүлеге мөдиренә армиядә хезмәт итүдән баш тартырга ниятләгән кешегә ялган диагноз куюда гаепләү буенча 3 миллион сум күләмендә штраф билгеләгән. Бу хакта Федераль иминлек хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
Герой дышетскемын Ципья шоръёзо школаын
Кыкетӥ (берло куинетӥ) класслэн удмурт кылъя лыдӟон учебниказ, Советской Армилы сӥзьыса, И. Кулёминлэн «Вадим Сивков» веросэз пыртэмын вал.
-
"Үз эзе калды" (+фото)
“Кызыл юл” хуҗалыгында үткән хисап-сайлау җыелышында җитәкчеләре Фердинанд Хәйруллин 2019 елгы эшчәнлекләренә бәя бирүне, гомумиләштереп, шулай дип башлады: “Хуҗалык тарихында үз эзе калды”... Беренче карашка бик гади, тапталган булып тоелучы бу сүзләргә бик тирән мәгънә салынган.
-
Безнең ветераннар - безнең горурлык! (+фото)
Илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел. Ничә язлар үтсә дә, бәясез Җиңү язы сугыш ветераннарының күңеленнән һич китми.