Хезмәт

«Сәүбәнне… догадан калдырмагыз»

Моннан тыш та яшьли ирен югалткан хатын ире вафатыннан соң үзен күршеләре бик җәберләвен әрнеп сөйләгән иде. «Синең яклаучың юк инде хәзер», – дигән сүзгә кадәр әйткәнннәр.

Моннан берничә ел элек эш буенча районыбыздагы бер авылга барырга туры килде. Авыл кибете янында ике ир-ат сөйләшеп тора иде. Шулардан үзем язарга бара торган кешеләрнең өен сорыйм дип туктавыбыз булды, болар янына кулына кораллар салган савыт күтәргән өченче бер ир-ат туктады.

– Кая киттең болай күтәренеп? – дип сорады аннан авылдашлары.

Ә тегесе йөзенә ясалма шатлык чыгарып: «… чакырды бит, шуңа барам, тол хатыннар гел чакырып тормый бит», – дип, бөтен урамга әлеге тол хатынның исемен кычкырып, шаркылдап көлеп җибәрде.

Ни хикмәттер, теге ирләр дә аңа ияреп шаркылдаша, теләсә ни сөйләшә башлады. «Сезгә тел әрәм иткәнче… Авылда сорашырга кеше бетмәс әле», – дидем дә, исәнләшим дип ачкан авызымны кире ябып, машинага кереп утырдым.

Менә инде ничә еллар бу сүзләр гел-гел исемә төшә. Моннан тыш та яшьли ирен югалткан хатын ире вафатыннан соң үзен күршеләре бик җәберләвен әрнеп сөйләгән иде. «Синең яклаучың юк инде хәзер», – дигән сүзгә кадәр әйткәнннәр. Балалары үсеп, кызы башлы-күзле булгач, кияүләре килеп йөри башлагач кына хәл алды мес­кенкәй. Толларны рәнҗетүчеләргә динебездә дә рәхим-шәфкать юк (толлык әҗере дигән әйбер дә бар). Кешелеклелек ягыннан да андыйларга сүзләр табып булмый.

Бу тема гомерем буе үзәгемдә булды дисәң дә, ялгыш булмас. Чөнки толларның, бигрәк тә авылда бернинди терәге, ир-ат туганы булмаган тол хатыннарга тормыш итүнең никадәр авыр икәнен үзебездән, әнидән беләм. Әти эшкә киткән җирдән 44 яшендә фаҗигале төстә үлсә дә, аны җирләгәндә бик күп матур сүзләр әйтсәләр, вәгъдәләр бирсәләр дә, алар онытылды. Яңа төзелә торган абзар-куралар түбәсез калып, ярдәм сорагач та, ярдәм итүче булмады. Аллаһы Тәгалә ташламады. Алты хатын-кыз яшәсәк тә, әниебезнең тырышлыгы белән без ач та, ким-хур да булмадык. Өчәр эшкә әйтсәләр, көненә өчәр эшкә барды әни, әмма безне мохтаҗ яшәтмәде. Әле бераз соңрак ир-атлылар да аннан гел әҗәткә акча сорап килә иде.

Өлкән кеше шулай бит инде ул, әниебез дә үткәндәге күңелле, моңсу хатирәләрне барларга бик ярата. Сүзебез еш кына әти үлгән елларга да барып тоташа. «Башта безгә дә беркем булышырга, эшләргә килмәде. Тол хатын дип шикләнгәннәрдер инде. Җаен таптым: гел кешедән күбрәк акча бирә башладым, менә шуннан соң кемгә әйтсәм дә, киләләр иде, – дип искә ала әни. – Иң беренче Сәүбән тракторы белән салам алып кайтырга барды. Гомерем буе рәхмәт укыдым аңа. Мин үлгәч тә Сәүбәнне догадан калдырмагыз. Рәйсәсен дә. Мулла белән Зәйнәпне, Рәфыйк белән Маһиназны да онытмагыз».

Ирләре бушка эшләмәсә дә, риза булып эшләткән хатыннарына да рәхмәтле әни. Үзе дә әлегә кадәр аларның берсен дә догадан калдырмады, без дә калдырмабыз, Аллаһ насыйп итсә. Исемлектә инде алар безнең. Һәм йөрәктә дә…

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 30 ноябрь 2020 - 01:56
    Без имени
    Ялгызларга авылда яшэве биктэ авыр шул урамнан узгэндэ мыскыллы карашлар озатып кала ...