Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңга калмыйк

Соңгы сәгатьләре бик авыр булды аның. Аңын югалткан Нәсимә апаны ашыгыч ярдәм машинасы алып китми җәфалады: хастаханәгә салгач та карарга кеше кирәк икән.

94 яшьлек Нәсимә апа гомеренең шушылай чикләнәсен, мөгаен, күз алдына да китермәгәндер. Тик менә шушы инсульт кына кайдан килеп чыкты соң? Әле ашарына да, җиңел ризыклар гына булса да, үзе әзерләп ашый ала иде. Исерек булмаганда улы да тәрбияли иде. Кызында өмет юк. Пенсия алган көннәрдә килеп акчасын талап диярлек ала да, әнисе өендә егылганчы эчеп, тавыш-гауга чыгарып китә. Сугыш ветераны буларак алган йортында да тынычлык таба алмый ана. Ярый әле оныгы Камил кешелекле. Әбисенә гел килеп-китеп йөри, ашарына да хәзерләп бирә. Тик аңа ышанып бетә алмый Нәсимә апа. Яшь, акчасын әйбәтләп тота белми. Бар чакта бүре күк, ә аннан соң шүре күк. Шундый әни белән кайдан өйрәнсен ди инде ул акча тотарга?

“Ничек төп йортка күчәрсең? Өчесе, җидесе, кырыгы бар”... Уйлана торгач, Нәсимә апа, ниһаять, чишелеш тапты. Туган авылында күрше йортта яшәүче Ильяска тукталды ул. Җиңү көне уңаеннан бирелгән акчасын да, пенсиясеннән яшереп калдырган сумнарын да Ильяска тапшырды.

Соңгы сәгатьләре бик авыр булды аның. Аңын югалткан Нәсимә апаны ашыгыч ярдәм машинасы алып китми җәфалады: хастаханәгә салгач та карарга кеше кирәк икән. Сугыш ветераны буларак калдырып та китә алмадылар. Өйдә исерек кызы-улы сүгенеп ятып калды...

...Нәсимә апаның өзелгәнен белгән күршеләре: “Ничек озатырлар инде?” – дип кайгырганда, берсенә дә таныш булмаган Ильяс килеп җитте. “Бөтен мәшәкатьне дә үз өстемә алам, Нәсимә апа барысына да акча биреп калдырды”, – дип, бөтенесен шаккатырды. Моргта юдыртып, кәфенләтеп тә алып кайтты, мулласын да тапты. Авылда кабер казып көтеп торалар иде. Тик кызы белән улы гына әниләрен озатырга айнып җитә алмадылар.

Күптән түгел өйләнгән оныгы Камилнең хатыны ризыклар пешереп алып килеп, өчесен, җидесен, кырыгын укыттылар. Инсульт булганда туй сәяхәтендә булып, берни белмичә калганнарына бик әрнеде алар. Үз балалары гына бу көннәрне дә үз рәхәтлекләре өчен, кәеф-сафа корып үткәрде. Әмма алар әле алда үзләрен аяктан егарлык яңалык көтәсен генә белми иде. Кызы белән улыннан соңгы өметләре өзелгән Нәсимә апа фатирын оныгы Камилгә васыять иткән иде.

...Яшьлегендә җибәргән хата, балаларын чиксез сөю, алар өчен генә яшәү картайгач, нинди фаҗигага китерәсен бик соңлап аңлады Нәсимә апа. Бәлки бу язманы укыгач, кемдер уйланып калыр. Соңга калганчы хатасын төзәтә алыр. Мин бик тә шушны телим.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш