Хезмәт

Язмышлар ярында

Гомер буе коляскада түгел ул. Балачагы, яшьлегендә йөгереп йөргән, биюче, чаңгычы кыз табиблар ялгышлыгы белән әнә шулай сәламәтлеген гомерлеккә югалта. Чәчәктәй чагында, 23 яшендә...

“Миңа яхшы кешеләр күп очрады”, – ди ул
Балтачта яшәүче Эльза ханым Сәгыйтованы үткән гасырның сиксәненче елларыннан күреп белсәм дә, сөйләшеп аралашу бераз соңрак, һөнәрем аша булды. Бер четерекле вакыйга уңаеннан, төгәлрәге, нахакка шактый зур гаеп ташланган N. ны яклап, курыкмыйча, бик кирәкле фикерләр әйткән Эльза апага шул вакытта “коляскада булса да, кайбер ир-егетләргә биргесез гадел дә, кыю да икән”, – дип сокланган идем.

Гомер буе коляскада түгел ул. Балачагы, яшьлегендә йөгереп йөргән, биюче, чаңгычы кыз табиблар ялгышлыгы белән  әнә шулай сәламәтлеген гомерлеккә югалта. Чәчәктәй чагында, 23 яшендә...

Балтач кызы ул.  Урта мәкәпне уңышлы тәмамлагач, физика-математиканы “су урынына эчкән” кыз Казан пединститутының физмат факультетына укырга керә. Тик, ярты ел укуга, укуын ташларга, Балтачка кайтырга туры килә. Әнисе каты авырып китә. Бер ел мех әйберләр фабрикасында эшли. Аннан соң ничектер авыру чигенгәндәй була, Эльза кабат укырга керә. Бу юлы инде сәүдә училищесына. Аны кызыл дипломга тәмамлап, укуын институтта дәвам итәм дигәндә, мәкерле авыру әнисен кабат аяктан ега... Шулай итеп, кабат барлык хыялларны читкә куеп, Балтачка кайтырга туры килә. Универмагка кассир-контролер булып эшкә урнаша. Коллектив белән бик дус, тату эшлиләр. Кайтканына үкенми Эльза. Ул янәшәсендә булгач, әнисенә дә җиңелрәк.

Тик... язмыш дигәнең кабат икенче борылыш ала. 1977 еллар була бу. Кызның аяклары сызлый, билләре тиз ара, авырта башлый. Хастаханәгә бара. Ул чакта яшь терпапевт кайткан була. Ул аны берничә тапкыр чүгәләтеп-бастырып карый да, шул чакта ишетелгән шыгырдаулардан чыгып, “полиартрит “диагнозы куя һәм шуның белән дәвалый башлый... Хәле уңайланмавын әйткәч тә, “обострение бирер инде ул”, – дип, кызны тынычландырып, Бакирово санаториясенә барырга киңәш итә. Тыңлый кыз. Анда да, бәхетсезлегенә, игътибарсыз табибларга туры килә. Алар да кызның көннән-көн йөрүе авырлашуын, зар-моңнарына игътибар итми, дәваны дәвам итә... Үз аяклары белән йөгереп санаторийга барган кыз, көчкә кайтып егыла.

“Сындым!”диярлек бик авыр көннәр була бу. Әле кичә генә танцы-вечерларда, бию көе ишетелгәннән тынганчы аруны белмичә биегән, Казанда укыганда җыр-бию ансамблена йөргән, чаңгычы кыз аякларының  килешә алмый бәргәләнә. Казанда тикшеренмәгән, күренмәгән табибы, хастаханәсе калмый диярлек. Аларның берсендә кабат, икенче такыр (!) ялгыш диагноз куела: “рассеянный склероз”. Бу диагноз белән бирелгән дәвалар да килешми, алай гына да түгел, соңыннан ачыкланганча, Эльзаның “чын” авыруына бөтенләй капма-каршы дәвалар булып чыга. Һәм алар, ахыр килеп, аякларының бөтенләй “отказать” итүенә китерә. Бары тик 1997 елда, Боровое Мотюшино санаториясенә баргач кына, Рәшит (кызганычка, Эльза апа фамилиясен дә, әтисенең исемен дә оныткан, бары аның тумышы белән Буадан икәнен генә хәтерли) тамография үткәртеп, дөрес дагноз куя. Күп вакыт югалткан булса да, биредәге табиблар да, башка медперсонал да кызга ярдәм итү өчен күп көч куя. Азат Рәшитович дигән сәләтле инструткор исә: “Бер елдан аякка басасың”, – дип ышандыра.

– Бәлки баскан да булыр идем, әмма миңа ул чакта бик кыйммәтле дәвалар кирәк иде. Үзебезнең андый мөмкинлек булмады, кешеләрдән ярдәм, акча сорый алмадым, – ди Эльза апа. – Фатирны сатып аяклы булып була иде, тик...
Ул чакта инде ялгызы гына булмый, үлчәү тәлинкәсенең икенче ягына тагын ике кешенең язмышы куелган була шул. Берничә ел элек гаиләле булган Эльза апа бу адымга бара алмый, билгеле.

...Барлык авырту-сызлануларга, кимсенү-әрнүләргә сабыр иткәне өчендер Аллаһы Тәгалә аңа бәһасе, тиңе булмаган бүләк ясый. Район хастаханәсендә чираттагы дәвалану үткәндә язмыш аны Ринат белән очраштыра. Әнисе Балтачныкы, әтисе тумышы белән күрше районнан булса да, бу гаилә Төрекмәнстанда яши. Карадуганда яшәүче Мәдинә апасына кунакка кайткан егет Балтачны бик ярата һәм берникадәр вакыт аларда яшәп, Карадуган мебель фабрикасында эшли. Инде кабат туган ягына кайтып китәм дигәндә, үпкәенә салкын тидереп, район хастаханәсенә эләгә. Аяклары белән авырдан йөрсә дә, бик ачык, шат күңелле Эльза белән әнә шунда танышып, сөйләшеп китә алар.

36 яшендә тормышка чыга, 38 яшендә кызы Регинаны таба Эльза. “Авырдан күтәрмәдем. Ул чакта Балтачның данлыклы акушеркасы Надя белән бер йортта яшәдек, ул бик ярдәм итте. Киңәшләре белән дә, гел аның күзәтүе астында булдым. Табуын Казанда, Кесеров кисүе белән таптым. Беләсеңме, Регинам шулкадәр тыныч, сабыр бала булды. Аллаһы Тәгалә миңа шундый бала бүләк итте. Авырып та борчымады, артык еламады да. Сабый чакта ук шулкадәр түзем иде, карыны никадәр ачса да, ул мин әзерләп бетергәнче селкенмичә дә көтеп утыра иде... Без аның үскәнен дә күрми калдык диярлек. Әйбәт укыды, мәктәп елларында да, аннан соң да бер авырлык китермәде. Әле сәнгать мәктәбендә дә укыды. Менә бу өйдәге бөтен картиналар аның эше. Мәктәптән соң элекке КХТИга дизайнер белгечлеге буенча укырга керде, аны әйбәт тәмамлап, үз белгечлеге буенча уңышлы гына эшли.

Күп еллар коляскага утырмас өчен тартыша Эльза. Ринаты янәшәдә булганда аңа тотынып, ул булмаганда, стенага тотынып, алай да йөри алмаганда ... мүкәйләп, дүрт аяклап та йөри. Әмма беркемгә дә сер бирми. Зарланмаска, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәскә теге елларда ук өйрәнә инде ул.  Өйдәге эшләрне башкару гына түгел, кул эшләре белән дә мавыгып китә. Ул чакта әле кибетләрдә кием-салым бүгенгедәй күп түгел. Кулдан бәйләнгән әйберләрнең бик данлыклы чагы. Ул елларда Эльзага заказлар бик күп була. Ул балалар аяк киеменнән башлап, кофта-свитер, жилетлар... барысын да бәйли. Хәзер инде күңелемне тынычландыру өчен генә бәйлим, күбрәк бүләк итәм ди.

–Тормыш юлымда әйбәт кешеләр шулкадәр күп очрады, – дип тә сөенә Эльза апа. – Ринатның Карадугандагы туганы Мәдинә апа Мөхәрләмова, аның гаиләсе, балалары гомер буе безгә терәк тә, ярдәмче дә булдылар. Универмагта бергә эшләгән кызлар да, сыйныфташларым да онытмый, гел аралашып торабыз. Шөкер, бездән кеше өзелми. Үзем дә кешеләр белән аралашырга бик яратам. Райондагы Чулпан оештырган “Фикердәш” клубы оештырган бәйрәмнәрдән  дә, башка чакырган урыннардан да, барырга мөмкинлек булганда, калмаска тырышам. Ул “Фикердәш”ләрнең күбесе өчен икенче әниләре инде мин, рәхмәт, барысы да шундый якын итәләр. Алар белән аралашкан саен күп көч туплап кайтасың. Җитәкчеләр дә бик ярдәмчел булды миңа. Дөрес, кирәксә-кирәкмәсә беркемне дә борчымаска, үз көчебез белән яшәргә тырыштык. Башта бер бүлмәле фатир  бирделәр, гаилә булып, Регинабыз тугач, ул чактагы район җитәкчесе Марат Хәйевич шушы йорттан өч бүлмәле фатир тәкъдим иткән иде, минем балам бер генә бит, күп балалы кешегә бирегез дип, ике бүлмәлегә ризалашык. Дөрес, соңыннан бераз үкендем. Монысында уңайсызлыклар шактый булып чыкты... Икенче каттагы фатирга менү өчен ике тапкыр коляскага дип махсус урын ясадылар, тик икесе дә уңышсыз чыкты. Үзең генә менү-төшү турында уйлап та булмый, бер кеше көчкә алып төшә, алып менә. Ә бит урамга чыгасы килгән чаклар бик күп була. Йортыбыз янәшәсенә күп катлы тагын бер йорт төзелгәч, тәрәзәләрдән шул йортның стенасы гына күренә шул... Зарланып әйтүем түгел, башкача уңайлы җайланма булса, көн дә бер ишегалдына чыгар идем дип хыяллану гына инде бу... Дөрес, ярдәм сорасам, йөгереп килеп җитә торган, безгә әйт дип торучы дусларым күп, тик һаман кеше борчыйсы килми...

Берничә ел элек инсульт кичергән, соңгы елларда бер-бер артлы өч операция ясаткан Ринатка болай да авыр, ваннага кертү-чыгарулар аның өстендә икән. Элегрәк төзелгән бу йортта ванна, кухня ишекләре тар, аларга коляска белән керү-чыгу мөмкин түгел. Башта әле аяклары белән йөргәндә алар сизелмәгән, әмма инде соңгы елларда башы әйләнеп, гел егыла башлагач, имгәнүдән куркып, Эльза апа да коляскага утыра. Кухня ишеген алып атарга, әле ян-яктагы борысын юынырга туры килә. Ванна ишегеннән дә ничек кирәк алай йөриләр. Әмма соңгы елларда ваннаның үзенә керү-чыгу бик проблемалыга әйләнә... “Үземнең генә көчем җитми, Ринатка да бик авыр, икебез бергә егылган чаклар да булды”, – ди Эльза апа.

Танышларының киңәшен тыңлап ул күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка шалтырата.

– Шулкадәр әйбәтләп тыңлады, бөтенен сорашты, мин сезгә белгеч төшерәм диде, ярдәм ышандырды. Икенче көнне үк килеп, бөтенесен карап, исәпләп киттеләр. Үзләре эшләтеп тә бирмәкче иде, әмма без үзебезгә җайлы вариантны сайладык. Каршы килмәделәр. Озакламый ремонт тәмамланып, ваннага махсус күтәрткеч җайланма белән иркенләп керә-чыга башлармын дип хыялланам. Шушы эшне оештырган барлык җитәкчеләргә, кешеләргә, гаиләбезгә һәрчак рухи терәк булган туганнарга, элекке хезмәттәшләргә, сыйныфташларга, дусларга, торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән елларында барлык гозеребезне вакытында уңай хәл итеп барган Шамил Җәләевка, район социаль яклау бүлегенә, “Фикердәш”ләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәсе килә, – ди ул, сөенеп.

...Тормыш сынауларын сабыр гына узучы, булганына шөкер итеп, азга да куана белүче Эльза апага, гаиләсенә без дә ихлас күңелдән шатлыклы көннәрнең күбрәк булуын телибез.

Фото: автор

Реклама
Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 август 2019 - 11:29
    Без имени
    Зур рэхмэт Голсинэ язман очен. Эчтэлекле. чын кунелдэн язгансын. УНЫШЛАР телим.