Алан авылында төзелешләр бара (фото)
Җәмгыять

Алан авылында төзелешләр бара (фото)

Биредә төзелеш эшләрен районыбызның «Стройсервис» оешмасы башкара.

Бердәм Россия Халык программасы партия десанты кысаларында Алан авылында төзелеп килүче ясле-бакча башлангыч мәктәп комплексында булып, объектта барган эшләр белән район башлыгы Рамиль Нутфуллин таныштып кайтты.

Бүгенге көндә төзүчеләр бакча башлангыч мәктәп территориясен тәртипләү һәм эчке бизәү эшләре белән мәшгульләр.

Быел 1 сентябрьга яңа уку йортына дүрт сыйныфка 22 укучы килер дип көтелә. Заманча белем йортын аланлыларга үз вакытында тапшыру өчен төзүчеләребез дә хезмәт темпын киметмәс дип ышанабыз.

Чыгынак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


төзелеш

Нет комментариев