«Ана даны» медаленә лаек булган райондашыбыз
Җәмгыять

«Ана даны» медаленә лаек булган райондашыбыз

Район мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап уздырылган «Әниләргә наз-лы сүзләр» чарасында ике райондашыбызга «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.

Лилия Сабирҗанова тормыш иптәше Айдар белән Балтачта яшиләр. Алар 2010 елда гаилә корып, биш балага гомер бүләк иттеләр. Олы кызлары Нәргизә Балтач гимназиясендә 5 сыйныфта белем ала, Камил шул ук белем йортының 2 сыйныфында укый, ә Зөһрә, Нияз һәм Рамазан балалар бакчасына йөриләр. Сабирҗановлар гаиләсе бик тырыш. Гаилә башлыгы Айдар район электр челтәрендә баш инженер, ә Лилия Хәкимулловна район үзәк хастаханәсендә табибә булып эшли. Әлеге гаиләнең балалары төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешәләр.

Фото: Д. Фазуллина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"Ана даны" медале

Нет комментариев