“Авылда зират чистартырга кеше юк”
Җәмгыять

“Авылда зират чистартырга кеше юк”

Татарстанга мәгълүм бай тарихлы авылда...

“Авылда зират чистартырга кеше юк, чакырып та килмиләр, – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциябезгә Түнтәр авылыннан.–  Мәчеттәгеләрдән кала, берәүнең дә соңгы йортның чисталыгы өчен  кайгыртасы килми ахырысы”.

Зиратны тигәнәкләр басып килә инде, дип әйтүчеләр дә булды.  Зират чистарту мәсьәләсенә авыл җирлеге башлыгы да салкын карарга тиеш түгел инде, килмиләр дигәнгә күрә әйтү. Бар бит шундый җирлекләр, башлык үзе башлап йөри. Татарстанга мәгълүм бай тарихлы авылда килеп туган әлеге вәзгыть тиз көннәрдә җайга салыныр дип ышаныйк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


зират чистарту

Нет комментариев