Балтач район янгын сүндерү бүлеге командасы республика күләм ярышларда җиңүче булып танылды.
Фәнзил Әлтәпов, Рөстәм Габделбәров, Марат Габдрәхимов, Айнур Зәйнуллин составында чыгыш ясаган Балтач командасы ике көн дәвам иткән ярышларның лидеры булып, иң яхшы вакытны күрсәтте – 6 минут та 48 секунд. Һәм, әлбәттә, ярышның җиңүчеләре булып танылдылар.

Районыбыз янгын сүндерүчеләрен ихластан әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.

Фото: автор
Нет комментариев