Урамда йөргән хуҗасыз, бәйсез этләр җәяүлеләргә, бигрәк тә бала-чагаларга куркыныч тудыра
Кышкы чорда урамда хуҗасыз, бәйсез этләр йөрү бермә-бер арта. Ул җәяүлеләргә, бигрәк тә бала-чагаларга куркыныч тудыра. Шушы көннәрдә махсус рейдлар үткәреләчәк һәм иясез этләрне ату оештырылачак. Шуның өчен райондашлар, дүртаяклы сакчыгызны мәңгелеккә югалтырга теләмәсәгез, бәйдән ычкындырмагыз. Бу хакта таныш-белешләрегезгә дә хәбәр итүегез сорала.
Нет комментариев