Балтачта күпер төзү эшләре төгәлләнеп килә (фото)
Җәмгыять

Балтачта күпер төзү эшләре төгәлләнеп килә (фото)

Күпер үзара салым акчасына төзелә

Балтач бистәсенең «Шушма яр буе» паркы белән «Сабантуй» ял паркын тоташтыручы күперне төзү эшләре төгәлләнеп килә.

Күпер үзара салым акчасына төзелә. Эшләрне «Мелиоратор» җәмгыяте оешмасы башкара.

«Бәйрәм яллары дәвам итсә дә, егетләр хезмәттә, кәефләре яхшы. Ниятләнгән эшләрен вакытында тәмамларга язсын аларга. Ә күпер балтачлыларга игелекле хезмәт итсен!»- дип социаль челтәрләрдә фотолары белән уртаклаша районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин.


Нет комментариев