Бала туу һәр гаилә өчен онытылмас шатлыклы вакыйга.
Бала дөньяга аваз салу – һәр ата-ана өчен зур сөенеч. Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче Фәнил hәм Лилия Закировлар гаиләсендә 10 апрель көнне гаиләдә дүртенче кыз Хәлимә туды.
Хәлимә исеме сабыр, йомшак күңелле, мәрхәмәтле дигәнне аңлата.
Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күп балалы бу күркәм гаиләне ихластан котлап, Хәлимәнең беренче документы – туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Нет комментариев