Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

ЭРЕМЧЕК ПӘРӘМӘЧЕ

Өегездә эремчек ашалмаса, менә дигән тәмле һәм файдалы ризык.

500 г (дөрес мин чама белән генә алдым) эремчек
1 ст. сөт (эчегәне дә ярый)
0,5 бал кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
3 йомырка
Он (мин дөге онын алдым).
1 аш кашыгы разрыхлитель (күперткеч)
0,5 бал кашыгы ванилин.

Йомырка, шикәр комын, ванилинны һәм тозны яхшылап болгатасы. Аннан сөт, эремчек кушасы. Ахырдан он һәм разрыхлитель салырга кирәк. Камыр массасы куе булырга тиеш. Аны кашыклап табага салгач, агып китмәслек булсын.

Противеньне майлыйсы (мин махсус пешерү кәгазен җәеп майладым). Шуңа аш кашыгы белән коймак салган төсле камырны салып чыгасын. Духовкада якынча 1 сәгатьләп пешә.

Өегездә эремчек ашалмаса, менә дигән тәмле һәм файдалы ризык.

Эльмира Гарипова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев