Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Ялкынлы помидор»

Аны ипигә ягып та, икенче ашларның өстенә салып та ашарга була.

Әле помидор өлгергән вакыт. Шул уңайдан телне яндыра торган, шул ук вакытта бик тәмле дә булган "Ялкынлы помидор" рецептын тәкъдим итәм.
"Ялкынлы помидор"ны эшләр өчен 3 килограмм помидор алабыз. Төсе матур булсын өчен помидорларның иң кызылларын гына сайлыйбыз. Шуларны чистартылган 5 баш сарымсак белән иттарткыч аша үткәрәбез. Шул массага ярты стакан уксус (пыяла савыттагы), ярты стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, тулар-тулмас чәй калагы кызыл борыч салабыз һәм 3 сәгать чамасы, шикәре һәм тозы эреп беткәнче, кәстрүлдә тотабыз. Шуннан, шешәләргә тутырып, суыткычка алып куябыз. "Ялкынлы помидор" ипигә ягып та, икенче ашларның өстенә салып та ашарга була.
Кыскасы, эшләп карагыз, дуслар! Бик тәмле килеп чыга.
Венера Мәҗитова

Чыганак: https://vk.com/public99651353?z=photo-99651353_457242639%2Falbum-99651353_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев