Краб таякчыклары белән тәмле салат
Аш-су бүлмәсе

Краб таякчыклары белән тәмле салат

Бәйрәм табынына тагын бер тәмле салат рецепты.

Ингредиентлар:

Краб таякчыклары — 200 гр
Каты сыр — 100 гр
Помидор — 1 шт.
Йомырка — 2 шт.
Майонез — 2 аш кашыгы

Әзерләү ысулы:
Тәлинкә төбенә шакмаклап туралган краб таякчыкларын салып, өстенә сетка формасында майонез сылыйбыз;
2 катка йомырканы зур угычтан уабыз һәм яңадан сетка формасында майонез сылыйбыз;
3 катка шакмаклап турап помидор салабыз;
4 катка сырны вак угычтан уабыз, өстенә сетка формасында майоныз салабыз, яшеллек һәм яшелчәләрдән ясалган чәчәкләр белән бизибез.

Тәмле булсын!

Чыганак: vk.com

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


рецепт аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев