Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Лимон кайнатмасы

Сез дә кайнатып карагыз әле!

Венера Мәҗитовадан сыек юкә балына охшабрак торган лимон кайнатмасы рецепты белән уртаклашабыз.

Кирәк: 1 лимон ( мин үзбәк лимоны алам)
1 чынаяк су
1 кг шикәр комы

Эш барышы:  1 кг шикәр комына 1 чынаяк су салып кайнатырга утыртасың.
 Күбеген җыя-җыя 15 минут кайнатасың.
 Шул вакыт узгач, өстенә иттарткычтан чыгарылган бер зур лимон саласың.
 Кайнап чыгуга, тагын 5 минут күбеген җыя-җыя кайнатасың.
Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың.

Шундый гади генә рецепт. Шулай эшләгәндә лимон кайнатмасы карланып та карамый. Бик тәмле була. Сез дә кайнатып карагыз әле!

Фото: Венера Мәҗитова
чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә