Гуманитар ярдәм — ул бердәмлек һәм ярдәмләшү үрнәге
Балтачлылар бүген махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатты.
«Гуманитар ярдәм — ул бердәмлек һәм ярдәмләшү үрнәге», — ди бу эшнең үзәгендә кайнаучы «Мама Лена».
Гуманитар йөкне көмеш волонтер Лена Вәлиева алып китте. Аның карамагындагы техникага Ватаныбыз сагында торучы егетләребезгә төзелеш материаллары, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре, дарулар һәм медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек тупланмалары, КамАЗ һәм Урал машиналары өчен запас частьләр, исемле посылкалар һәм башка бик күп ярдәм озатылды.
Нет комментариев