Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Усман Ариловтан шаурма рецепты

Ләвәшнең кырыйларын эчкә бөкләп, рулет рәвешендә төрәбез.

Кирәк булачак: 1 кап юка ләвәш, 180 грамм тавык филесы, 100 грамм кәбестә, 1 тозлы кыяр, 1 помидор, 2 аш кашыгы кетчуп яки томат пастасы, 2 аш кашыгы майонез, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Кәбестәне салам рәвешендә юка гына турыйбыз. Бераз тоз өстәп, болгатабыз. Кыярны ваклап шакмаклап турыйбыз. Суланып, ләвәшне йомшартмасын өчен помидорны орлыкларыннан чистартабыз һәм боҗралап турыйбыз. Һәр боҗраны дүрткә бүләбез. Соус ясау өчен майонезга кетчуп кушып, борыч сибәбез һәм болгатабыз. Тавык филесын юып, тизрәк кызсын өчен, уртасыннан ярып җибәрәбез (күбәләк рәвешен ала).

Табага үсемлек мае салып, тавык итенең ике ягын да 7шәр минут кыздырып алабыз. Суынгач, итне 1–1,5 см калынлыкта телемләп турыйбыз.

Шаурманы ясау. Ләвәш уртасына кәбестә, кыяр һәм томат кисәкләрен катламлап урнаштырабыз. Өстенә тавык ите тезеп, соус агызабыз. Ләвәшкә сеңмәсен өчен, соуска бер-ике кашык яшелчә катнашмасы өстибез. Ләвәшнең кырыйларын эчкә бөкләп, рулет рәвешендә төрәбез.

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә

erid: 2VtzqwTSgT9