Үз согындагы слива әзерләү рецепты
Шикәр комын сливаның ни дәрәҗәдә татлы-тәмле булуыннан чыгып алырга кирәк.
Кирәк булачак: 2 кило слива, 0,5 кило шикәр комы (слива тәмам өлгереп җиткән, бик тәмле булса).
Сливаны юып, суын саркытабыз. Төшен алып, өстенә шикәр комы сибә-сибә, банкаларга тутырабыз. Банкаларны кайнап торган суга утыртып, стерильләштерәбез. Сливалар төпкә утыра башлагач, банканы тутыру өчен, җимешләрне өстәп торабыз. Стерильләштерү барышында сливаның согы чыгачак, шикәр комы эриячәк.
Шуннан банкаларны тимер капкач белән ябып, астын-өскә әйләндереп куябыз. Өстенә җылы әйбер ябып, бер тәүлек тотабыз.
Г.Маннапова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев