Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Октябрьдә сөт өчен иң күбен Венера Яковлева түләде

Октябрь аенда сөт тапшырган шәхси хуҗалыкларга иң югары итеп - продукциянең һәр килограммы өчен 18 сум 58 тиен - Биктәш авылында сөт җыючы Венера Яковлева түләде.

Монда сөтнең майлылыгы да 4,14 процент тәшкил итте. Иске Салавыч авылыннан сөт җыючы Гүзәл Дәминова һәр килограммга 18 сум 55 тиеннән (4,13 процент майлылык белән тапшырды) исәп-хисап ясады. Халыкка түләү буенча инде ел башыннан бирле беренче урында баручы, Түнтәр, Пор-Көтәш, Сала Көшкәт, Урта Көшкәт авылларыннан сөт җыючы Айсаф Сафиуллин бу ышанычны октябрьдә дә аклады, продукциянең һәр килограммына 18 сум 51 тиен (майлылыгы 3,79 процент) түләде.
Арбордан Резеда Әсхәдуллина 3,94 процент майлылык белән тапшырып, халыкка 18 сум 49 тиеннән, Кунырдан Эльвир Зыятдинов 4,00 һәм 18 сум 40 тиеннән, Яңа Салавычтан Дания Сәйфелганиева 4,08 һәм 18 сум 31 тиеннән, Салавыч Сәрдегәненнән Эльмира Каюмова 4,05 һәм 18сум 21 тиеннән, Шодадан Сөнгать Һадиев 3,80 һәм 18 сумнан, Нөнәгәрдән Римма Закирова 3,74 процент майлылык белән тапшырып 18 сум 2 тиеннән түләделәр. Югары Субаш җирлеге авылларында сөт җыючы Галим Гыйльманов октябрьдә бер килограмм сөт өчен халыкка 17 сум 80 тиен (майлылыгы 3,80 процент), Смәелдә Гөлзидә Фатыйхова, Кадрия Хаҗиева, Антонида Васильева 17 сум 70 тиен (4,11 - 3,91), Кунырда Харис Муллагалиев - 17,50 (3,80), Көшкәтбашта Мәлик Гобәйдуллин - 17,10 (3,95), Нөнәгәрдә Йосып Габдуллин - 17,04 (4,00) Доргада Вячеслав Шакаев - 17,03 (3,90), Пыжмара җирлегендә Хәлим Әүхәдшин, Кафил Әхмәдуллин, Чепьяда Илдар Гафиуллин, Мансур Хәбибуллин, Шеңшеңәрдә Айрат Кадыйров, Яңа Салавыч белән Борнакта Гөлүзә Гыйләҗетдинова, Югары Субашта Хәмдия Хәбибуллина белән Раушан Хәбибуллин сөтне 3,93 - 3,83 майлылыкта тапшырып, хуҗалыкларга һәр килограмм өчен 17 сумнан акча бирделәр. Түбәндәге сводкада сөт тапшырган халыкка 17 сумнан ким түләүчеләр.
Василий Федоров
Улисьял
16,95
3,90
Габдулла Нәбиев
Ор
16,90
3,81
Айрат Гайнуллин
Чепья
16,86
3,80
Раил Газизуллин
Норма
16,80
3,88
Марат Әшрафҗанов
Яңгул
16,80
3,77
Гадил Хафизов
Ушма
16,70
3,80
Рафил Гыйльмуллин
Югары Кенә
16,70
3,90
Тәбрик Нәбиев
Карадуган
16,70
3,90
Рәмзис Габделхаков
Чапшар
16,66
3,90
Михаил Васильев
Гондыр
16,66
3,93
Самат Гыйбадуллин
Югары Сосна
16,66
3,95
Рәфыйк Миңнемуллин
Түбән Сосна
16,66
3,94
Марат Шәрипов
Шубан
16,65
3,94
Заһир Габбасов
Салавыч Сәрдегәне
16,40
3,76
Равил Шәймехәммәтов
Алан
16,38
3,83
Мөдәрис Габдрахманов
Бөрбаш Сәрдегәне
16,38
3,75
Рәис Садыйков
Көек
16,34
3,81
Район буенча
17,22
3,88
Быел октябрьдә шәхси хуҗалыклардан барысы 1330 тонна сөт җыеп тапшырылган. Бу узган ел шушы айдагыдан 127 тоннага күбрәк. Сатылганның һәр килограммы өчен халыкка узган ел шушы айдагыдан 35 тиенгә күбрәк түләнгән. Сөтнең майлылыгы былтыргыдан 0,09 процентка югарырак булган.
Рафис ВӘЛИЕВ,
Хәлил НӘКЫЙПОВ.
Фото: http://gazeta-n1.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250