Чигенешләр авырлыкларга каршы торырга өйрәткән
Районыбызда иң беренче мегаферма «Смәел» җәмгыятендә төзелде.
Заманына күрә ул яңалык һәркем өчен кызык иде, ничек инде карусельле савым залында сыерларны савалар?! Әйбәт кенә эшләп киткән мегафермада 2018-2019 елларда авырлыклар туа башлады. Дөрес, бу вәзгыять хакында бүген инде үткән заманда сөйләшәбез һәм шунысы бик сөенечле дә. Нәрсәгә терлекчелек тармагында мондый чор булды? Аннан чыгу өчен нинди ысуллар кулланылды? Бүген «Смәел»нең терлекчелек тармагында нинди яңалыклар бар, болар хакында без җәмгыять җитәкчесе Илһам Шакиров һәм баш зоотехник Азат Нәбиев белән сөйләшеп уздык.
– Әйе, чыннан да, 2019 елда авыр чигенеш кичердек. Беренчедән, без һәм безнең белгечләребез дә шундый яңа алымнарны дөрес итеп кабул итәргә әзер түгеллеге ачыкланды. Без аны үзебезгә яраклаштырып эшләргә теләдек, ләкин алай барып чыкмаганын соңыннан аңладык. Һәм икенчедән, шуның кадәр күп терлек асрарга без әзер булмадык. Безнең биләмәдәге җир мәйданнары Балтач районындагы авыл хуҗалыклары арасында иң кечкенәләренең берсе, ә ул чорда без районда иң күп мөгезле эре терлек тотучы хуҗалык идек. Безнең ул вакытта мөгезле эре терлек 2700 баштан, савым сыерлары 1100дән артып китте һәм безнең азык базасы шуның кадәр терлекне яхшы итеп тотар өчен һәм продукция алыр өчен әзер булмаганы ачыкланды. Соңгы ике елда хаталарыбызны төзәтү өстендә эшләп, иң беренче чиратта районнан читкә чыгып, анда күп итеп сенаж салып, бөртеклеләрне дә читтә әзерләп, үзебездә кукуруз мәйданнарын арттырып, 2022-2023 елларга ныклы әзерлек белән килеп бастык.
Бүгенге көндә терлек-ләрнең баш саны 2019 ел белән чагыштырып караганда 250 башка кимрәк. Шушы вәзгыять килеп туганнан соң, 150 баш үгез бозауны кечкенә авырлыкта вакытта саттык. Быел тупланган мул терлек азыгы белән киләчәктә аларны андый авырлыкта сатмауны да һәм киләчәктә терлек санын киметмичә эшләүне дә максатыбыз итеп алабыз, – дип үткәндәге авырлыклар, аларның калдырган «эзе» хакында сөйләп узды Илһам Шакиров һәм инде терлек азыгы әзерләү цехы төзүләре турында да тулырак сөйләп узды.
– Җәй буе без аны төзеп, шул юнәлештә зур эшләр башкардык. Бүгенге көндә инде аны эшләтеп җибәрү өчен бер җиһазы кайтып җитүне генә көтәбез. Сафка керткәннән соң да берәр атна без аның белән эшләргә өйрәнербез әле, аннан соң инде җайлап файдасын да күрә башларбыз дип ышанам. Чөнки аны эшләүнең төп максаты – ул терлек азыгын экономияле тоту. Уйлавымча, терлек азыгын баланслап, нык учет булдырып, терлекләрне дөрес итеп ашатып, алардан югары продукция алырга ул безгә зур этәргеч бирәчәк. Әлеге кормоцех «Дуслык», «Татарстан», «Борнак», «Яңа тормыш»та бар, без аларның һәммәсенә барып карадык һәм аларда иң беренче уңай ягы итеп, терлек азыгын экономияләүне әйттеләр. Шуларда барып күргәннән соң, хуҗалык җитәкчесе белән сөйләшеп, хәзер эшләсәләр нәрсәләрен үзгәрткән булырлар икән дигән фикерләренә колак салып, үзебездә дә бик яхшы кормоцех булдырдык. Терлекчелек тармагында булган авырлыкны без шушы адым белән дә үттек дип санарга буладыр. Шуннан соң без тагын да киңәергә дигән максат алдык һәм 400 башлык терлеккә исәпләнгән бозаулату торагының проектын да эшләтә башладык, ә инде төзелеш эшләренә икенче елдан керешеп китәргә планлаштырабыз. Инде үткәндәгеләргә кайтып нәтиҗә ясасак, без үзебезнең чигенешне үзебез аша үткәрдек, үз хаталарыбызда үзебез өйрәндек һәм инде аларны хәзер төзәтергә бөтен көчне биреп тырышабыз.
Ул эшләр барысы да бердәм команда булып эшләвебезнең нәтиҗәсе булып тора. Бүгенге көндә төп эшләүче кешеләребез – механизаторларыбыз, терлекчеләребез һәм башкалар алар һәммәсе дә осталарның осталары, эшләрен намус белән башкаралар һәм шуңа да мин аларга рәхмәтле. Белгечләргә килгәндә, аларның күбесе зур стажга ия кешеләр. Баш зоотехнигыбыз Азат Нәбиев безнең хуҗалыкта гына да 25 елдан артык эшли; баш мал табибы Фаил Мөхәммәдиев кырык елга якын эшләүче, ТРның Атказанган мал табибы исемен йөртүче кеше; баш инженер Ринат Хәбибрахманов Советлар Союзы чорында кеше ничек күтәрелгән, ул да шулай хезмәт юлы баскычын төптән башлап, белгечкә кадәр күтәрелгән шәхес; машина-трактор паркын иярләүчебез данлыклы чәчү батыры булган, терлек азыгы әзерләү буенча бик күп тапкырлар сәхнәгә чыккан кеше, оста механизатор Фаил Әхмадуллин; амбар мөдире вазифасын үтәүче дә һәм ашлык киптереп, комбикорма да әзерләүче белгечебез – Хәниф Хаҗиев; баш агроном Ленар Галиев шулай ук хуҗалыгыбызда озак еллар эшләгән кеше; бригадир – Расим Гайнанов һәм снабжение тармагы буенча эшләүче Фаил Габделбәров, зоотехник-селекционер Руфинә Хәкимова, ферма мөдирләре Раиса Осипова белән Гөлзирә Шакирова да үз эшләренең осталары. Монысы эшне оештыру буенча белгечләр, бар бит әле финанс блогы, аны алып баручы белгечләребез: баш хисапчыбыз – Гөлсәрия Нәбиева, баш икътисадчы – Розалия Фазылҗанова, хисапчылар – Гүзәл Галимуллина, Нурия Галиева, Лилия Мөхәммәтшина. Аларның эше бик зур җаваплылык сорый торган хезмәт, – дип үзе белән бергә кулга-кул тотынып эшләүче коллективы белән таныштырып үтте җитәкче.
Нинди генә авырлыклар алдында калырга туры килмәсен, хуҗалык җитәкчелеге һәм белгечләре иң беренче чиратта эшчеләр санын саклап калуга төп көчләрен куялар. Әлбәттә, яшьләрнең авылда калмау проблемасы биредә дә чагылыш тапкан. Терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрнең инде күбесе урта яшьне узып киткән кешеләр. Фермаларда йөргән чакта алар белән аралашырга да, нинди эш шартларында хезмәт куюларын да күрергә туры килде. Ферма эчләрендәге чисталык, терлекләрнең чиста булуы иң беренче күзгә ташланды. Бу зур мактауга лаек һәм ул бер көнлек кенә хезмәт нәтиҗәсе түгеллеге дә яхшы аңлашыла. Шушы тырышлык артында кемнәр торуын баш зоотехник Азат Нәбиев сөйләп китте.
– Бүгенге көндә бездә 2537 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 952се савым сыерлары. Аларның йөз башы астагы ферма – родильныйда, калганнары мегафермада. Анда сыер савучылар – Екатерина Пиляева, Таисия Хрисанова, Светлана Антонова һәм Елена Байманова ике сменада хезмәт куялар. Эш сәгатьләре иртәнге дүрттән башлана, беренче савым тугызга кадәр дәвам итә, аннан кайтып киләләр дә сәгать 11дән соң обед саву башлана, анда инде безнең дүрт кенә группа савыла. Сәгать өчкә кадәр савып, бөтен җирне чистартып юып, җыештыралар да, кайтып китәләр. Аннан инде кичкесен җиденче яртыда килеп, унберләргә кадәр савалар. Октябрь аенда бер сыерга 506 килограмм сөт савылды, ел башыннан алып караганда, бер сыерга 4824 килограмм сөт савып алдык, ә узган ел белән чагыштырганда бер савым сыерыннан 510 килограмм сөтне артыграк савып барабыз. Ел башыннан барлыгы 44666 центнер сөт савылды, бу 2021 ел белән чагыштырганда 5544 центнерга артыграк.
Биредә операторлар – Рәйхан Вәлиев, Фәнис Фазылҗанов һәм Раил Гыйльванов, тирес чыгаруда – Сергей Пиляев эшли. Тиресне ике трактор чыгара, аларда – Илдус Нәбиев белән Фәнис Мөбарәкшин хезмәт куя. Тик тракторчылар ул эшләренә керешкәнче, иртә белән берсе башта сөт төшерә, икенчесе фураж тарата. Азык кертүдә шулай ук ике тракторчы – Ринат Ибраһимов белән Николай Силин эшли, аларның берсе – мегафермага, икенчесе астагы фермага азык кертә. Азык төяп тору эшен Ирек Хәкимҗанов башкара.
Ике айга кадәрге бозауларны Әлфия һәм Кафил Хәбибуллиннар белән Булат Минһаҗетдинов тәрбияли. Алар фермасына бозаулар ун көнлек булып керәләр, карамакларында уртача 200-240 баш бозау була. Тәүлеклек артымнары уртача 750 граммны тәшкил итә. Бишенче абзар дип йөртелүче фермада сөттән чыккан бозаулар тәрбияләнә. Аларны Гөлсинә Гыйматдинова белән Эльмира Насыйбуллина карый. Биредәге бозауларның тәүлеклек артымнары уртача 755 грамм һәм ел башыннан бүгенгәчә алар барлыгы 264 центнер ит җитештерделәр. Аннан соң бозаулар пирамидага күчәләр, анда инде тана һәм үгез бозаулар аерылалар. Биредә Рузия һәм Марсель Фазылҗановлар эшли. Барлыгы аларның 220 баш терлекләре бар, ел башыннан тәүлеклек артымнары уртача 780 грамм тәшкил итә. Алар шулай ук буаз таналарны да карый. Үгезләр төркемендә эшләүчеләр – Николай Александров, Гөләмзия Фазылҗанова һәм Наилә Гыйматдинова. Әлеге төркемнең тәүлеклек артымы уртача 800-810 грамм тәшкил итә. Аннан соң безнең 200лек абзары бар, анда Анатолий Бидяев белән Владимир Осипов эшли. Алар карамагында 260 башлап йөгертү авырлыгындагы таналар бар.
Һәрбер авырлык безгә юкка гына бирелми. «Смәел» җәмгыяте җитәкчелеге һәм белгечләре дә бу дәресне онытмыйча, киләчәк эшләрендә дөрес алымнар табып эшләп, бүгенге позицияләрен югалтмыйча, киресенчә, тагын да югарырак күтәрелергә яңа көчләр табарлар дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев