«Минеке, дип мин эшлим, минеке, дип сез дә эшләгез» (фото)
«Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов белән хуҗалыкның 2022 ел эшчәнлеге һәм быелга куелган максат-бурычлары турында әңгәмә кордык. Аның барышында җәмгыятьнең ничек алдынгылар сафында булуының сере дә ачылды.
– Рәфкать Нәкыйпович, сүзебезне 2022 елда ирешелгән уңышлар турында сөйләшүдән башлап җибәрик әле?
– Безнең җәмгыять өчен 2022 ел бик уңышлы ел булды. Ел саен без үзебезгә максат-бурычлар алабыз һәм 2022 елга алынганнарын без игенчелектә дә, терлекчелектә дә башкарып чыктык. Безнең җир мәйданнары күп түгел, аңа карамастан, гектарыннан 40 центнердан да ким уңыш җыймадык, үзебезгә ел ярымлык уңыш җыеп алынды, бөртекләр саклау-га салынды һәм шуларны терлекчелектә кулланып, югары нәтиҗәләргә ирешергә дип өметләнеп, 2023 елга кердек. Игенчелекне техникадан башка күзалдына китереп булмый, соңгы өч елда үзебезнең көч белән 30 миллион сумнан да ким булмаган техникаларны яңартып бардык. Быел бер «МТЗ-82» тракторы кайтырга тиеш һәм терлек азыгы әзерләүче «Полесье» комбайны алырга дигән планыбыз бар.
Җиргә карата механизаторларның һәм белгечләрнең бик нык фикерләре үзгәрде. Чыннан да җир белән эшләгәндә, җиргә мөнәсәбәтне үзгәрткәндә генә мул уңышка ирешеп булганны аңладык. Яңа сортлар белән эшлибез, инде язгы чәчүгә җитәрлек ашлама тупланды. Орлыклар да әзер. Ындыр табагына да эшләрне җиңеләйтергә махсус техникалар алынды.
Азыкны да тиешенчә күләмдә терлекләргә мул һәм сыйфатлы итеп әзерләргә төп басым ясыйбыз. Азыкны чын итеп әзерләгәннән соң гына терлекчелектә шушындый зур күрсәткечләргә ирештек дип саныйм. Терлекчелектә ел саен зур уңышларга ирешеп барабыз. 10-15 % продукцияне арттырырга дип без бурыч алабыз һәм, Аллаһыга шөкер, үтәп чыгабыз. Бу бурычны без баш санын арттыру белән түгел, терлекләрнең нәсел эшенә карап, азыкны сыйфатлы итеп әзерләү нәтиҗәсендә генә сөт җитештерүдә дә, ит җитештерүдә дә 2022 елны 2021 елга караганда уңышлырак тәмамладык. Терлекчелектә зур яңалыклар кертмәсәк тә, ел саен 25 миллион сумга якын ремонт эшләре алып барабыз. Азык әзерләү цехы ясап куйдык, бер елдан артык аның белән эшлибез һәм инде нәтиҗәләре дә күренә. Аңарчы без 10 тонна тирәсе сөт саусак, бүгенге көндә инде 13 тоннадан артык сөт сатабыз.
Учетны алып баруга да төп басым ясадык, бу азыкның бер граммы да әрәм булмасын өчен эшләнде. Үзебездә хәзер комбикорма да ясый башладык. Ул цехларны компьютерлаштыру буенча эш алып барабыз. Аның ярдәмендә тиешенчә эконом булачак, азык тиешле күләмдә генә кергәч, әрәм-шәрәм булмый, шуңа да бу юнәлештә эшләргә дигән максат куйдык.
Җәмгыятьтә эшләүчеләр белән мөнәсәбәтләребез яхшы, уртак телне табып эшлибез, кадрларга кытлык юк. Югары белемле ветеринария табибы, зоотехник юк, ләкин ул вазыйфаларны бүгенге көндә терлекләрне яраткан кешеләр башкара һәм аларның хезмәтеннән мин бик канәгать.
– Алдынгылар слетында җиңүче хуҗалык буларак сез дә сәхнәгә күтәрелдегез, шушы җыенга килгән мактаулы хезмәткәрләр белән таныштырып узыгызчы.
– Владислав Исьмеков Карык-Сөрмәдән төшкән терлекләрне тәрбияләргә килде. Бүгенге көндә ул Борнакта яңа 400 башлык торакта эшләүче алдынгы хезмәткәребез. Үзенә карата куйган бурычны үти, ул тәрбияләгән терлекләрнең көндәлек артымы бер килограммга якын бара. Тагын бер терлекчебез – Илһам Фәйзрахманов. Ул 6 айдан зур яшь бозауларны тәрбияли. Бүгенге көндә аның карамагында – 200 баш тана. Үз эшен бик яратып эшли, үз хезмәтенә туг-рылыклы, бик ышанычлы кеше. Анатолий Чулков карамагында 6 айдан югары 200 баш бозау бар. Ул сөттән чыккан бозауларны чын итеп тәрбияли, алай эшләмәгәндә 900 грамм артым алып эшләп булмый. Һәрбер бозауга да бик игътибарлы ул. Аңа эш кушасы юк, ул үз юнәлеше буенча ныклы адым белән эшләп баручы кеше. Бу егетләр барысы да үз эшләрен ялт итеп башкаручылар, афәрин! Ел саен алдынгылар рәтендә йөри торган мактаулы терлекчеләр.
Галина Иванова һәм Ольга Кокрова башта дуңгыз фермасында эшләгәннәр иде һәм ул беткәч, сыер саварга килергә ризалык та бирмәгәннәр иде әле, ләкин аннан соң ризалашып, менә инде дистә елдан артык Борнак фермасында хезмәт куялар. Галина Иванова бүгенге көндә дә сыер сава, ә Ольга Кокрова 2 айлык бозауларны тәрбияли. Аның тормыш иптәше Михаил хуҗалыкта механизатор булып эшли. Оляның бозау эчерткәнен карап торсаң, кемдер баласын да алай итеп тәрбияләми. Шул хәтле мәрхәмәтле, шул хәтле ягымлы ул. Артыннан килеп бозау төртсә дә, тукта әле матурым, нәрсә булды, дип борыла ул аларга, куып җибәрми. Күңелен биреп эшли торган ханымнарның берсе ул. Әгәр безнең бүгенге көндә терлекчелектә шушындый егет-кызлар эшләмәсә, без югары нәтиҗәләргә ирешә дә алмас идек.
Галина Иванова дуңгыз фермасында осеменатор булып эшләде, бик тырыш, максатчан, булдыклы хатын, үз эшенең патриоты. Тормыш иптәше вафат булгач, үз тырышлыгы белән йорт җиткезеп чыкты, яңа машина алдылар. Улы бүгенге көндә хуҗалыкта тракторчы булып эшли.
Ләйсән Гайнетдинова мәктәпне бетергәннән соң, терлекчелектә эшли башлады. Группада өч кеше эшли алар, бөтенесе дә бик бердәмнәр. Алар сауган сөт тә башкаларныкыннан ким булмаска, сыерлары да гел чиста торырга тиеш һәм алар күмәк көч белән шуңа ирешеп, хуҗалыкны алга җибәрүгә дә зур этәргеч булып торалар.
Үзем җитәкче булып эшли башлагач мин кешегә бер фикер керттем – минеке дигән. Минеке, дип мин эшлим, минеке, дип сез дә эшләгез. Менә бу сыер минеке, диләр алар, механизаторлар да минем трактор диячәк. Минеке дип эшләгәндә генә зур үрләргә ирешеп була дигән идем.
Механизаторларга килгәндә, алар тешләре чыкканнан техника янында чуалып үскән егетләр инде. Илдар Шакиров мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлаган. Бүгенге көндә дә бик тырыш, максатчан механизатор ул, гаиләдә хөрмәтле ир һәм әти, әнисен бик хөрмәтләп яши. Ул чын тая-ныч, кешегә ярдәмчел, үзенең эшенең патриоты һәм бервакытта да эшенә зыян китерә торган кеше түгел. Ул ике техника иярли – трактор һәм комбайн. Башта «Нива» комбайнында озак еллар эшләде, өч ел рәттән республикадан акчалата бүләк алды. Бу бик зур дәрәҗә, аны эшләмичә генә бирмиләр.
Владимир Якимов бик тырыш нәселдә туып-үскән кеше. Шулай ук ике техникада эшли. Хуҗалыкның авыр чорында, акча түләп булмаганда, эштән китәм, дип гариза белән кергән иде ул. Ләкин шул чакта үзе һәм гаиләсе белән сөйләшеп, без шундый мактаулы, тырыш кадр-ны хуҗалыгыбыздан җибәрмичә, саклап кала алдык.
Рифнур Хәбибуллин бүгенге көндә Казан аграр университетында белем ала. Ул безнең стипендиат түгел, алай да җәен бездә комбайнда эшләде һәм без аңа яңа комбайнны иярләргә бирдек. Техниканы Рифнур үз итте, алдына куйган бурычларны үтәп, матур хезмәт күрсәткечләренә иреште.
Монда санаган хезмәткәрләргә әйтелгән сүз һәрбер терлекчегә, механизаторга, белгечкә әйтелгән сүз ул. Шушындый коллектив белән эшләмәгән булсак, 2022 ел уңышларына ирешә алмаган булыр идек. Мондый коллектив белән тауны да күчереп куярга була. Алга таба да бер-беребезне аңлап, сәламәтлек белән эшләргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев