«Урак – һәммәбез өчен җаваплы чор»
Урып-җыю эшләренең кыза барган мәле. Басуларда, ындыр табакларында эш кайный. Районыбыз кырларында элекке еллардагы кебек дистәләгән техника күреп булмый хәзер, һәркем югары егәрлекле техника булдырып, уракны кыска срокларда тәмамлау юлын сайлый. «Сорнай» җәмгыяте дә быелгы уракка яңа «кыр корабы» белән керде. Басу читеннән генә бер-бер артлы тезелеп эшләгән комбайннарны, алардан тыз да быз килеп ындыр табагына ашлык ташып торган «КамАЗ»ларны күзәтеп, хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов белән бүгенге эшләре турында сөйләшеп алдык.
— Урып-җыю чорына «Сорнай» җәмгыятендә бөтенесе 2200 гектар бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алырга планлаштырыла. Шуның 184 гектары арыш, 164 гектары бодай, 100 гектарда бөртеккә алынасы кукуруз, 529 гектар язгы бодай, 938 гектар арпа, 100 гектар солы, 100 гектар борчак һәм 43 гектар вика, шулай ук күпьеллык үләннәрдән 60 гектар семенник калдырылды, аның 50 гектары люцерна, 10 гектары костер.
Урып-җыю эшен без 28 июль көнне башлап җибәрдек. Иң беренче көзге бодайга чыктык, шул ук көнне арышта да эшләдек. Уңышка килгәндә, көзге бодай — 30, арыш 36,5 центнер уңыш бирде. Әйтергә кирәк, 95 гектар көзге культура бозылды, аның урынына арпа чәчелде. Бүгенге көндә (2 август көне иде — З. Ф.) көзге бодайга арпа чәчелгән басуда эшлибез.
Бездә барлыгы дүрт комбайн бар — «Акрос 530», «Акрос 550», «Полесье 1218» маркалы һәм иске «ДОН» урынына яңа комбайн ала алдык, анысы «Акрос 585». Комбайннарның ватылып торган чагы да булгалады инде, чынлап торып өч кенә көн эшли алдык әле, чөнки ярты көн эшлибез дә, ярты көн яңгыр ява... Бүгенге көнне кертеп, 13 мең центнер тулаем җыен бар инде. Әле безнең көзге культуралардан 113 гектар арышны аласы бар. Аны соңрак чәчкән идек, өлгереп җитмәде әле.
Ашлама әйбәт кергән басуларның уңышы да артыграк, аннан иң иртә чәчкән басулар иртә дә өлгерә, уңышы да әйбәтрәк чыга. 4-5 центнерга кадәр аерма бирә. Быел борчак культурасы белән бик азапландык. Башта ега алмадык, екканнан соң әйбәт үк өч яңгырга эләкте, алай да югалтуларсыз җыеп алдык, амбарга салдык, бүгенге көндә шуннан симәнә ясыйлар. Борчакның бездә «Ульяновец» дигән сорты үстерелә, уртача уңышы 22,7 центнер булды.
Дүрт комбайнчы арасыннан алдынгыларны атап үтәсе килә, елның-елында диярлек иң күп ашлык суктырып алучы булып «Полесье 1218» комбайннында эшләүче Фирзәр Газизов тора. Икенче урында — Владимир Антонов, өченче урында — Альберт Шәрипов һәм Рафис Ханнанов. Рафис Ханнанов коллективыбызда әле яңа кеше, ә калганнары инде тәҗрибәле комбайнчылар. Басуда янгыннан саклану чарасы буларак трактор белән су бочкасы тора һәм эретеп ябыштыручы да шушыннан китми.
Урак — һәммәбез өчен җаваплы чор, шуңа да эшне шулай көйләдек, чөнки һава торышы мөмкинлек биргәндә, басуның өлгергәнлегенә карап, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора бит һәркайсыбыз алдында. Бу басу амбарга якын булгач, комбайннардан ашлыкны өч кенә «КамАЗ» машинасы ташып өлгерә, шоферлары — Константин Иванов, Андрей Медведев, Эдуард Закирҗанов. Ераграк басуларда эшләгәндә арбалары 12 тонна сыйдырышлы булган «МТЗ-1221» тракторларын да чыгарабыз. Ә әлегә алар салам ташуда, — дип эшләре белән таныштырды Фәрит Мөхәммәтҗанов.
Хуҗалыкның алдынгы игенчесе белән дә сөйләшеп алдык. Дөрес, мондый урак өсте чагында комбайнчыларны эштән туктатып торырга рөхсәт итмиләр, ләкин Фирзәр үзе туктаган вакытка туры килдек.
— Май шлангасы бәрде әле, — дип, тиз-тиз генә төзекләндерү эшләрен башкара иде ул. — "Сорнай"да бишенче елын эшлим, ә гомумән, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүләрне дә кертеп санасам, 18нче елым инде. Әти дә техникада эшләде минем, мөгаен, шуннан күңелгә кереп калгандыр инде. Үземне белә башлаганнан техника арасында инде мин. Төрле комбайннарда ярдәмче булып та, үзем комбайнчы булып та эшләдем, — дип үзе эшләгән "кыр кораблары«н санап китте игенче.
«Нива», "Енисей«ның ике төрлесе, «Нью Холланд», «Акрос» һәм менә «Полесье»... Яшь булса да Фирзәр, эшенә бирелгән булуы әллә каян күренеп тора. Комбайннар парады вакытында елның-елында Фирзәр анда катнашучы белгечләргә сорау бирә. — Бер кыюрак кеше була бит инде ул арада. Игенче хезмәтенә хөрмәтне тагын да арттыру өчен дә, аннан безнең алга куелган нормаларның дөрес булмавыннан да чыгып бирәм инде мин ул сорауларны. Үзебезнең алга куелган бурычларны тырышып башкарабыз, нормалар да, түләү мәсьәләсе дә тиешенчә дөрес куелсын иде. Комбайннарда эшләргә кеше булмаган хуҗалыклар да бар бит, бу инде шулай ук күпне сөйли, — диде Фирзәр.
Баш агроном белән сөйләшүне терлек азыгы буенча дәвам иттек. — Терлек азыгы әзерләү эшләре дә урып-җыю белән параллель бара. 200 гектар күпьеллык үләнне аласы бар, бүгенге көндә чабабыз инде. Яңадан сенаж салу башланып китәчәк. Бүгенге көнгә күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән 9140 тонна сенаж салдык. Узган елгыдан чигенкерәк булса да, елына карап бу нәтиҗәгә ирешә алу да бик сөенечле. Безнең әле яңа елга кадәр җитәрлек узган елгы запасларыбыз бар, шуңа күрә тупланган кадәр терлек азыгы белән чыгышланырбыз дип уйлыйм. Әле 400 гектар кукуруз бар, өлгереп җитсә 100 гектарын орлыкка дип планлаштырабыз, өлгермәсә, анысын да силоска алачакбыз.
Печәнгә дип урылган 40 гектар җир бар, аны шулай ук шушы көннәрдә рулонлый башлыйбыз инде. Хуҗалыкта эшләүчеләргә 5 центнерлы дүртәр рулон печән бирдек, хәзер инде хуҗалыкның үзенә әзерлибез. Инде шушы көннәрдә әлеге басудан салам да өләшә башлыйбыз.
Көзге чәчүгә 370 гектар җир әзер инде, 500 гектарга якын көзге культуралар чәчәргә планлаштырабыз. Соңгы вакытта яуган яңгырлар шул яктан файда булды, чөнки корылык нәтиҗәсендә «ДТ» сукасы да керми иде басуга, җир эшкәртү бик авырдан бирелә иде, яңгырдан соң бу эшне башкару җиңеләйде. Августның 15-16ларында көзге чәчүгә кереп китәбез, ул эшләргә дә бик файдалы яңгырлар булды, — дип эшләрендәге авыр якларын да атап үтте баш агроном.
Планлаштырган эшләрен сөенерлек нәтиҗәләргә ирешеп башкарып чыгарга насыйп булсын. Әле урак белән параллель рәвештә башкарасы эшләре бар, иң мөһиме, һәрберсендә эшләүчеләр үз эшләренә җаваплы карасыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев