Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2020 елда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында Татарстанда 110 йорт һәм 524 төзекләндерү объекты төзеләчәк

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзелешенең һәм төзекләндерүнең барышы турында сүз барды.

“Татарстан Республикасының авыл территорияләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасы буенча быел яллау шартнамәсе буенча торак төзүгә 310,9 млн.сум һәм төзекләндерүгә 1 155,3 млн. сум акча бүлеп бирү каралган. 2020 елда программа кысаларында 110 йорт һәм 524 төзекләндерү объекты төзергә кирәк”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Бүгенге көнгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән торак яллау буенча килешү төзү мәсьәләсе хәл ителә. Шуннан соң муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзеләчәк һәм аукционнар игълан итәргә мөмкин булачак. Шуңа бәйле рәвештә, аукционнарны көтеп тормыйча, эш бирүче акчасы хисабына (19%) төзелеш-монтаж эшләрен башларга кирәк.

Территорияләрне төзекләндерүгә килгәндә, районнар белән килешүләр бар. Объектлар - быел төзелергә, ә акчалар ел ахырына кадәр тотылып беткән булырга тиеш.

"Төзелеш-монтаж эшләрен, контрактны көтеп тормыйча, бюджеттан тыш акчалар күләмендә башкарырга мөмкин. Объектларда эшне көчәйтергә һәм бүлеп бирелгән акчаларны яңа елга кадәр калдырмыйча кулланырга кирәк", - дип билгеләп үтте министр.

Киңәшмә ахырында район җитәкчеләре авыл территорияләренең инфраструктура объектларын төзү һәм финанслау торышы турында хәбәр иттеләр.

Белешмә өчен:

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 2025 елга кадәр чорга исәпләнгән. 2020 - 2025 елларда дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме - 2,3 трлн сум тирәсе, шул исәптән федераль бюджет хисабына 1 трлн сум. Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм эш белән тәэмин ителешен арттыруга, илдәге гомуми халык санында аның өлешен саклап калуга, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, элемтә һәм телекоммуникацияләр чараларын үстерүгә, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлеше буенча социаль хезмәтләр алу мөмкинлеген булдыруга, шулай ук юл инфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы