Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

8 айлык нәтиҗәләр буенча район башлыгы шелтә белдерде (+ бик күп фото)

Районда терлекчелек тармагының 8 айлык нәтиҗәләре буенча киңәшмә «Смәел» җәмгыятенең мегафермасында башланып китте. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.

Ферма эшчәнлеге белән танышканнан соң семинарда катнашучылар терлекләргә әзерләнгән фураж һәм азыкларны карап уздылар. Район башлыгы хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакировка әлеге өлкәдәге кимчелекләрен әйтеп узды.
Семинарның икенче өлешендә барлык хуҗалыкларның 8 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Шулай ук Сэлекс, Агроботаст программалары турында махсус белгечләрнең чыгышлары булды. Бу программаларның эффектлылыгы турында сөйләшүләр булды, хуҗалык җитәкчеләренең дә төрле сәбәпләр аркасында фикерләре икегә бүленде.
Ит, сөт җитештерү, бозау алу турында белгечләр чыгыш ясаганнан соң район башлыгы сөт җитештерүгә тукталып: “Смәел” җәмгыяте – 13,2, Тукай исемендәге хуҗалык 12,5 сөт савып барган көннәрдә, “Татарстан” - 26,5не, “Кызыл юл” - 24,7не, “Яңа тормыш” 23,5не сава. Ничек бер район эчендә аерма шуның кадәр зур була ала? Бу бары тик ашату белән генә бәйле бит, дип “Смәел” җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакировка һәм Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевка шелтә белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Смәел" мегаферма терлекчелек авыл хуҗалыгы