Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта “Карусель”ләр арта

Районда иң беренче мегаферма моннан берничә ел элек “Татарстан” хуҗалыгында төзелгән иде. Аннан соң төзелгән “Смәел”дәге карусельләр тагын да заманчарак, терлекчеләр өчен дә, терлекләр өчен дә уңайлырак булып чыкты

Районда иң беренче мегаферма моннан берничә ел элек “Татарстан” хуҗалыгында төзелгән иде. Аннан соң төзелгән “Смәел”дәге карусельләр тагын да заманчарак, терлекчеләр өчен дә, терлекләр өчен дә уңайлырак булып чыкты. “Бүген мондый ферма хыял гына түгел, ул – ихтыяҗ”, – ди рәисләр. Бүген инде яңадан биш хуҗалыкта “карусель”ләр төзү эше башланган. Шуларның берсе “Кызыл юл” җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин: “Бу күптәнге хыял иде. Әмма аны хялланып кына төзеп булмый, моның өчен бөтен алшартлар булырга кирәк, без моңа әзер инде”, – ди. Сөт

җитештерү күләмен даими арттыра баручы, нәсел эше белән чын-чыннан шөгыльләнүче хуҗалыкта савым сыерлар санын тагын 1мең башка арттырырга, көнлек сөт җитештерүне 20-25 тоннага җиткерергә мөмкинлек бар дип саныйлар. Бүген биредә көн саен 15 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу алдагы елдан 4 тоннага якынга артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Смәел" мегаферма