Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Борнак»та кыр эшләре гөрли (+фото)

«Борнак» җәмгыяте ел саен техника паркын яңарту өстендә зур эш алып бара. Заманча техника белән эшләү шартларының уңайлы һәм кыска вакыт аралыгында сыйфатлы эш башкарып чыгып булуын да яхшы аңлый алар.

Соңгы елларда биредәге шофер һәм механизаторлар сафын да яшьләр тулыландыра башлады. Бүгенге көндә тулы куәтенә баручы язгы кыр эшләрендә яшьләр тәҗрибәле хезмәттәшләреннән үрнәк алып, матур нәтиҗәләр күрсәтә. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләре белән баш агроном Ранил Әхмадуллин таныштырып узды: «303 гектарда уҗымнарыбыз бар иде, шуның 133 гектары кышны әйбәт чыкты, калганнары көздән дым булмау сәбәпле начар тишелеп калдылар, шуның өчен хәзер арпа белән өстәп чәчтек. Яз чәчеләсе мәйданнарыбыз 1400 гектарны тәшкил итә, шуның 750 гектары бөртеклеләр, 350 гектары берьеллык катнаш азык һәм 300 гектары кукуруз булачак. Әлегә 400 гектарда арпа, бодай, берьеллык катнаш азык, кукуруз чәчелде, моннан тыш 54 гектарда күпьеллык үләннәр дә чәчтек. Чәчүдә быел өр-яңа «К-742» тракторы эшли, аңа «Амазон» чәчү комплексы да алынды. Әлеге техникалар белән Александр Антонов идарә итә. «КамАЗ» машиналарында эшләүче Раузит Габдрахманов белән Андрей Игнатьев симәнә һәм ашлама белән тәэмин итеп торалар. Икенче агрегатта «ВТГ-90» тракторында өчле «СЗП» чәчкече белән Николай Асаков эшли, чәчкечтә Анатолий Тимофеев, Виталий Кузнецов, Илнур Хәбибуллин һәм Рифнур Хәбибуллин йөри. «ГАЗ-52» машиналары белән Николай Копаров һәм Салих Галимҗанов ашлык һәм ашлама алып килеп торалар. Өченче агрегат кукуруз чәчә, әлеге эшне «МТЗ-82» тракторы белән Илдар Шакиров башкара. Аңа «КамаАЗ» белән Яков Игнатьев симәнә алып килә. Люцерна чәчү эшен «СПУ-6» чәчкече белән Николай Константинов башкара. Чәчү белән параллель рәвештә җир әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара, катоклауны «МТЗ-82» тракторларында А лексей Иванов һәм Ринат Нәҗипов эшли, тырмалауда «МТЗ-1221» тракторлары белән яшь механизатор Илназ Галимуллин һәм Сергей Никифоров тырышып хезмәт куялар. Күлтиләү эшләрен «Т-150» тракторы белән Габделфәрт Габдуллин, «К-742» тракторы белән Айрат Ешимбетов һәм «МТЗ-1221» тракторы белән Анатолий Шишкин башкара».

Наталья Жукова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Борнак"