Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы вымпел иясе

Игенчеләребезгә хезмәт белән бергә хөрмәт тә янәшә.

Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Игенчеләребезгә хезмәт белән бергә хөрмәт тә янәшә. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан һәр атна саен алдынгы игенчеләребезгә тапшырыла торган вымпелга, узган атна нәтиҗәләре буенча, «Татарстан» җәмгыятенең уңган комбайнчысы «Дон -1500» комбайнында эшләүче Рәфкать Саттаров лаек булды. Шулай ук әлеге хуҗалыктан Райнур Бариев («Тукано- 450» комбайнында), Рузил Ильин («Дон-1500»), Илшат Һидиятов («Джон Дир-540») нәтиҗәле хезмәтләре өчен акчалата сертификатларга лаек булдылар. 30 август – бәйрәм көнгә туры килгән бүләкләү тантанасында мөхтәрәм кунакларыбыз – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасарларыннан Илдар Фатыйхов та катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре басу-кырларны гармун моңнарына күмде, игенчеләргә мәдхия җырлады. Гөрләп-җырлап барган урак өсте, әнә шулай, әкренләп ахырына якынлаша. Рәхмәт ару-талуны белми эшләгән игенчеләргә, рәхмәт мул уңыш биргән Җир-Анага, рәхмәт кояшлы күкләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вымпел урак