Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Игенче”нең әтиле-уллы игенчеләре (+фото)

Туган авылым – Кенәбашым “Игенче” хуҗалыгына керә. Бирегә кайткан саен иген кырларының башта хәтфә үләндәй ямь-яшел булып, аннан алтын төсе алуына сөенеп йөрдем.

Бертуган абыем Раушан Фәйзрахманов та, ярдәмчесе – улы Илфар белән әлеге хуҗалыкта комбайнчы булып эшли, үзем чәчкән басуларны үзем җыеп та алачакмын, дип сөенеп карап йөрде ул мул уңыш вәгъдә итүче иген кырларын күзәтеп. Теләгәне чынга ашты, “К-744” тракторы белән үзе чәчкәнне, “Полесье-1218” комбайны белән уңышлы гына эшләп, үзенә җыеп алу да насыйп булды. Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән мөһим хезмәт – җир эшкәртүгә дә алынды абый.

Әтиле-уллы эшләгән игенчеләребез районда күп түгел, ләкин бу бик зур хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев