Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир кардан арчылуга... төзелешкә тотынасы

Сиксән биш кешелек «Борнак» җәмгыятенең уңышлары, яңалыклары белән даими кызыксынып торабыз, җитәкчене юмалый-юмалый язмалар әзерлибез (Рәфкать Нәҗипов хезмәт кешесен күрсәтергә яратса да, ирешкән уңышларын бәян итәргә бик атлыгып тормый, эшләнергә тиешле йөкләмәләр дип кенә карый). Бу юлы төзелеш өлкәсе белән кызыксындык. Чөнки беләбез, ел саен нидер төзиләр, төзекләндерәләр, быелга чыккач кына да хәйран яңартулар булды. Шуңа күрә бүгенге әңгәмәбез дә уңган борнаклыларның төзелеш эшләре хакында гына.

– Рәфкать әфәнде, җир кардан арчылуга төзелешкә тотынасыз. Ел саен төзисез, яңа объектларга бик күп акчалар сарыф ителәдер бит?

– Төземичә, яңартмыйча гына торып булмый. Яңа шартларда эшлисе, сыйфатлы азык ашатып, мул, үтемле продукция җитештерәсе, алга таба ныклы адымнар белән хәрәкәт итәсе бар. Заманадан калышырга ярамый. Хезмәт кешесенә дә уңайлы шартлар булса эшләве җиңелрәк. Дөрес, акча күп кирәк, ел саен 20 миллион сум тирәсе төзелешкә һәм төзекләндерүгә генә китә. Әле бит шулкадәр суммага ел саен диярлек яңа техникалар да алып, машина-трактор паркын гел тулыландырып, яңартып торабыз. Быел менә «Акрос» комбайны алдык, үзе 11 миллион сумлык булды. Аллага шөкер, аңа карап җитештерүебез кимеми, арта гына, хезмәт хаклары да яхшыра.

– Быелгы төзелешләрне генә санап үталмассызмы?

– Әлбәттә. Апрельдә үк өч силос базы салырга тотындык. Аннан азык хәзерләү цехы эшләттек. Әлеге цех өчен терлекчеләребез бик куанды. Партнерлар ярдәмендә эшне тиз тоттык, рәхмәт «Агрохимсервис» җәмгыятенең генераль директоры Наил Гыйләҗевка һәм Васил Мөҗипов оешмасына, алар белән тыгыз мөнәсәбәттә, аңлашып эшләдек. Ындыр табагында 41гә18 метрлы итеп орлык склады төзибез, соңгы эшләре калып бара, 1нче сентябрьгә тапшырырга тиешләр. «Польская» маркалы ашлык киптергеченә дә капиталь ремонт ясалды.

– Төзелеш материаллары бик кыйммәт, соңгы вакытта бәяләр тагын да биеккәрәк «сикерде». Бу кадәрле төзелешне кредитсыз гына башкарып булмыйдыр?

– Безнең җәмгыятьнең кредит алганы юк. Моңарчы да, быел да алып барылган төзелешләр җәмгыятьнең үз көче белән башкарылды. Чөнки бар акчаны тиенләп җыябыз, исраф итми тотабыз. Тик менә тагын бер зур төзелешкә тотынырга исәп бар бит әле – заманча савым залы салдыртасы иде, анысына кредит алмый булмас, үзебезнең акча гына җитмәс, чөнки гаять тә гайрәтле, гаять тә зур суммалар таләп тә торган, мегафермалар кебек төзелеш булачак ул, Алла боерса.

– Төзелеш ул адәм баласын нык уйландыра, борчый торган әйбер. Ә сез ул процессны ничек кабул итәсез?

– Казыгын какканчы ничек эшләп чыгарбыз микән дип куркып йөрибез анысы. Без бер команда булып эшлибез. Башта белгечләр белән җыелышып сөйләшәбез, төзи торган урынга барабыз, мин үзем башта уйлаганымны әйтәм, аннан белгечләрне тыңлыйм. Рәдиф Нәҗипов, Ранил Әхмадуллин, Фәрит Хәбибуллин, Вәзыйх Хәкимуллин һәм калган белгечләр белән барысын да уртага салып фикерләшәбез, материалларын исәплибез, кулай бәягә табып алып кайтабыз. Мин генә әйтеп булмый, бергә-бергә эшләсәң генә максатка ирешелә. Барысын да хәл иткәч, эшне подрядчыларга тапшырабыз. Бездә күбрәк Кукмара районы төзүчеләре эшли – үз вакытында тотына, үз вакытында тапшыра торганнар.

– Әле тагын яшь хезмәткәрләргә дип өй дә җиткерәсез икән?

– Әйе, тик хуҗасы юк әлегә. Бу йорт жәмгыятьтә эшләргә теләүче 40 яшькә кадәрге яшь гаиләгә биреләчәк. Өйгә килгәндә, зур, якты йорт, залы, аш, юыну бүлмәләре бар, идәне җылы. Мунчасы да булачак. Килергә, эшен тиешенчә башкарырга әзер булсалар, җиһазларына кадәр алып бирергә ризабыз. Коммуналь хезмәтләргә генә түләп торачаклар.

– Рәфкать әфәнде, сез унбер ел инде рәис булып эшлисез, төзелешкә беренче елдан ук тотындыгызмы?

– Җитәкче булып мин 2010 елда килдем, корылык елы иде ул, анда төзелеш турында уйлый торган булмады, малларга азык хәстәрләү иде төп мәсьәлә. 2013 елдан җайлап төзи башладык, иң беренче 200 башка исәпләнгән, терлекләр  салкын алым белән тәрбияләнә торган  ферма салдык. Без җәмгыятьнең үзендә генә төзеп-яңартып ятмыйбыз, җирлекнең мәдәният, мәгариф өлкәсенә кагылышлы булган мәсьәләләрен хәл итүдә дә катнашабыз.

– Рәфкать әфәнде, сез һөнәрегез буенча мал табибы. Ә бу атнада әлеге һөнәр ияләре бәйрәм итә, районкүләм бәйрәм дә Борнакта уза. Сезне һәм районның барлык мал табибларын да бәйрәм белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, гаиләгездә иминлек, эшләрегездә уңышлар телисе килә. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

*Фотода «Польская» ашлык киптергече. Аңа быел капиталь ремонт үткәрелгән. Җәмгыять быел уракны да тиз арада уңышлы тәмамлады, яңа техникалы булу үзен бары яхшы яктан гына сиздерде, терлек азыгы да киләсе елларга запас белән әзерләнгән. Ирешелгән мөмкинлекләргә куана-куана эшлисе генә, алга таба да планнары зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы «Борнак» хуҗалыгы иген басуларында урып-җыю “Борнак” җәмгыяте кыр эшләре Борнак