Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама»лыларның сөтләре мулдан

«Кама» хуҗалыгында еш булырга туры килә. Барган саен безне шул ук кешеләр каршы алса да, алар яңалыклар белән янып яшиләр. Бер ел эчендә төзелешләр дә гөрләгән, сөт күләмен дә арттыра алганнар, терлекләрне ашатуга да үзгәреш кертелгән.

Терлекчелектәге әлеге уңышлар белән якыннан танышыр өчен баш зоотехник Рөстәм Хәнәфиев белән очраштык. Яшь белгеч биредә әле елга якын гына эшли. Ә шулай да үз урынын тапкан ул, нәтиҗә бирә торган ысуллар белән эшләргә дә омтыла.

Рөстәм белән иң беренче Пыжмара фермасына кердек. Биредә ферма мөдире булып унөченче елын эшләүче Зөлфия апа Шәйхетдинова хезмәт куя. Ул инде бу тармакны үзенең биш бармагыдай белә, эшен яратып, коллективын мактап һәм хөрмәт итеп сөйли.

– Безнең Пыжмара фермасында 7 мөгезле эре терлек абзары, бер ат абзары бар. Терлек санына килгәндә 530 баш мал тәрбияләнә. Нигездә бездә симертү үгезләре. Әтнәдән авырлыгы 1 центнерга якын булган үгез бозауларны безгә төшерәләр. 2-6 айлык бозауларны Алия Заһретдинова тәрбияли. Аннан соң авырлыгы буенча төрле абзарларга бүләбез, бездә бөтен симертү маллары бәйсез тора. Зуррак-ларына фураж бирәбез, аннан соң 4,80-5 центнер булганчы тотабыз да, иткә тапшырабыз. Үзебездә туган таналарны үстерәбез дә 1-1,5 центнер булгач, Әтнәгә җибәрәбез, чөнки бездә таналар үстерелми. Савым сыерларын дүрт сыер савучы – Рузилә Зарипова, Рәйсә Зарипова, Рәсимә Хәсәнова, Зөһрә Галиәхмәтова сава, эш бездә сменалап эшләнмәнгән. Ә оператор вазифасын Хәлил Галимуллин башкара. Ул иртән алар белән бер вакытта эшкә килә, кич белән бөтен эшне тәмамлаганнан соң гына иң соңыннан кайта. Тиресне Мансур Шәйхетдинов чыгара, атта Раушан Шәйдуллин эшли, ул хуҗалыкның төп ат караучысы да, аның карамагында 60 баш ат, 15 колын бар. Безнең бердәнбер родильный абзарына терлек азыгы ат белән кертелә, чөнки анда реконструкция ясалып бетмәгән килеш. Симертү абзарында Алия Заһретдинова белән Айрат Исмәгыйлев эшли. Родильныйда кечкенә бозауларда Рузилә Гайфетдинова һәм сөт ташлаткан сыерларда Нурсия Шакирова хезмәт куя. Нурсия саву, бозаулату кебек барлык эшләрне дә башкара. Трактор белән ашауны Хәлиф Гафиуллин кертә, ә Айрат Әсхадуллин баздан төяп тора. Айрат ватылып киткән очракта, Хәбир Мөхәрләмов, Рәдис Галиәхмәтов аның эшен башкаралар. Азык цехы амбарда урнашкан, зоотехник төзеп биргән рацион ярдәмендә фураж бөтен кушылмаларын салып әзерләнә һәм группалап, кайсына күпме тиеш, шулай өләшенеп, салынып чыга. Барлык хезмәткәрләребез дә бик уңганнар, эштән калып йөрү дигән әйбер дә юк, тырышып эшлиләр. Бозау алу планы тулысынча үтәлә һәм бозау сак-ланышы буенча 95 процентны үтәп барабыз. Бер дә үлемсез булмый, һәрберсенең үз сәбәбе бар, кайсы туганда авырдан туа, кайсының эче китә һәм башкалар. Абзарларга һәрдаим дезинфекция ясап, ял иттереп алабыз. Ит җитештерү юнәлешендә дә бик әйбәт эшләп киләбез, алга куелган планны 102 процентка үтәп барабыз. Сатканда уртача 5 центнер авырлыкта булалар маллар, – дип эшләре һәм ирешкән нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләп узды ферма мөдире.

Тояк авыртуы белән дә еш очрашмауларын ассызыклап үтте Зөлфия ханым. – Сыер саныбыз аз, көн саен мал табибы берничә терлекнең тоякларын карап чыгарга тырыша. Һәм елга бер тапкыр безгә тояк караучы махсус төркем килеп, барысын да карап, дәвалыйсын дәвалап, кисәсен кисеп китәләр. Малларның сәламәтлекләрен яшь белгеч, әле күптән түгел генә эшли башлаган ветфельд-шер Самат Габдуллин кайгыртып тора. Яшь булуына да карамастан, үз эшен белеп, булдырып эшли.

Мин эшли башлаган чорларга кайтып, бүгенгесе белән чагыштырып карасаң, элек дүрт ат белән ашау кертә идек, барлык сыер савучылар менеп он тутыралар иде, трактор ватыла икән, бөтен халык китәбез сенаж чокырына сенаж төяргә. Җитешеп булмый, терлекләрне ашатырга кирәк, ат белән алып төшәбез, аннан үзебез бушатабыз... Хәзер тракторчы җиденче яртыга менеп баса, инде җидегә безнең сыерлар ашаган була.

Зөлфия ханым быел туппланган терлек азыгына да сөенеп, сөтнең майлылыгы күтәрелүгә дә шатланып, исән-имин эшләргә язсын иде дип озатты. Чираттагы ферма Әтнәнеке. Анда ферма мөдире – Гөлфәния Гыймадиева. Ул 2020 елның февраль аеннан мөдирлек вазифасын башкара, аңарчы 1980 елдан алып колхоз бухгалтериясендә кадрлар белгече һәм кассир булып хезмәт куйган.

– Безнең Әтнә фермасында барлык белгечләр белән бергә 35 кеше хезмәт куя, – дип коллективлары белән таныштырудан башлады сүзен Гөлфәния ханым. – Бүгенге көндә 10 тоннадан артык сөт җитештереп сатабыз. Гомумән алганда, 1311 баш мал бар. Хезмәткәрләр белән таныштырганда иң беренче яшь группадан башлыйсым килә. Анда Гөлнара Закирова, Лидия Кузнецова, Рәфилә Сафиуллина эшли, алар белән янәшә Гөлсинә Гатиятуллина, Рәйсә Гатауллина, Тамара Федорова, Альбина Вәлиуллина, Лилия Гыймадиева, Фәридә Габдуллина, Зөлфия Хаҗиева хезмәт куя. Иң авыр, кул хезмәте сорый торган эш родильныйда, анда Роза Хафизова, Рәсим Закиров, Равил Закиров, бозаулар группасында Марс Габдуллин белән Илүзә Закирова бик әйбәт эшлиләр. Аларның бу айда көнлек артымнары да килодан артык. 6-12, 12-18 айлык бозаулар тәрбияләүдә Хәниф Ногманов эшли. Олы яшьтә булуына карамастан, хезмәтен бик булдырып башкара. Буаз таналар һәм 2-6 айлык бозауларны Марат Гәрәев карый. Аның бу айда шулай ук терлекләренең артымы килограммнан артык булды. Сөт бит инде болай гына барлыкка килми, ул берничә кешенең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Анда тегермәнчебез Рафил Ямалиевның да хезмәте зур, азык кертүдә бер кешегә дә тиңдәшсез Фердинанд Дәүләтшин, Тәбрис Исрафиловлар бар. Тирес чыгаруда Альберт Газизов сүзне тыңлап, әйбәт итеп эшли.

Әтнә фермасы территориясендә гел төзелешләр алып барыла, алар белән дә таныштырып үтегезче дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– 2021 елда бозаулату фермасына кердек, әлеге ферманың яңа система белән салынуы эшне җиңеләйтте, иркен дә анда. Хәзер савым сыерлары өчен дә заманча алымнар белән савым заллы 320 башка исәпләнелгән яңа ферма төзелеп килә, киләсе елга тагын бер шундый торак төзеләчәк. Аларга баш санын тутыру өчен 25 августта Киров өлкәсеннән 30 баш нәселле таналар кайтартылды, узган ел да бер алып кайтканда – 30, икенчесендә 37 баш тана алып кайткан идек. Шулар белән тулыланыр дип торабыз. Үзебезнең дә Марат Гәрәев эшли торган группада – 118, Хәниф Ногманов группасында 72 буазлыгы каралган таналар тәрбияләнә.

Быел 77 мең центнер сенаж салдык, силос 74 меңнән артык булды, аның өстенә 500дән артык рулон печән, ун меңгә якын рулон салам кайтты, әле бу Әтнә фермасына гына. Быел ашлыклар да бик мулдан. Булган азык белән ничек тә булса эшләп була, кадрларга кытлык булу бик авыр, дип булган проблеманы да әйтеп узды Гөлфәния ханым.

Шулай да яшь кадрлар белгечләр һәм механизаторлар арасында бар биредә. Аларның берсе – баш зоотехник. Авылга кайтып төпләнүенең сәбәбен сорагач, шәһәргә күңел ятмады, ди бер ел Казанда яшәп эшләгән Рөстәм. Авыл җирендә туып-үскән егеткә шушы мохиткә кайтып төпләнү авырлык тудырмый, укыганда алган белеме әрәм булмасын дип үз белгечлеге буенча эшләргә ниятли һәм ялгышмый да. Әле бер генә ел эшләгән белгечне хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов та бик мактап үтте. Сөт буенча үсештә баруларын да, аның серләрен баш зоотехник яхшы белүне дә ассызыклап узды ул һәм алга таба да шулай матур һәм нәтиҗәле итеп эшләргә язсын иде, дип теләде.

Сөт җитештерү үсештә булуның серен безгә чыннан да Рөстәм Хәнәфиев ачты.

– «Кама» хуҗалыгы 2021 ноябрь урталарында савыла торган сыерларга бик зур үзгәреш кертте, без аларны группаларга бүлдек. Бездә хәзер раздой дигән һәм сөт ташлату чорында булган группалар бар. Алар икесе ике төрле рацион белән ашый. Әйтик зоотехник раздой группасына рацион төзеде, аны 27 литрга чутлап була. Шул рацион буенча ашатасың да, контроль савымда 27 литр сөт савып алына икән, димәк, кирәкле нәтиҗә ирешелгән, ашату схемасы дөрес дигән сүз, без дә шушы максатыбызга ирештек. Спад группасына инде кимрәк сан куела һәм шул юнәлештә максатчан эшләнелә. Төп үзгәреш бездә шул булды, чөнки элек барлык савым сыерлары да бер рацион белән тукланган. Барлык белгечләр дә шушы яңалык вакытында да бер-беребезгә терәк булып, аңлашып эшләдек. Белгечләребез белән якыннан танышып китсәк,

Әтнә фермасында баш мал табибы булып Геннадий Чайников эшли, осеменатор Гөлназ Гәрәева, лаборант Алмаз Сәйфетдинов, төзүче һәм Әтнә фермасында бригадир – Фаил Гайфуллин, ә Пыжмарада Альберт Сираҗиев. Алар һәркайсы үзалларына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкарып киләләр, – диде Рөстәм.

Хуҗалыкта сөтне арттыру юнәлешендә бу бер ел эчендә бик күләмле эш башкарылган. Белгечләрнең генә түгел, сыер савучы кызларның да хезмәте мактауга лаек. Искелектән яңалыкка күчү чоры җиңел бирелми, ләкин нәтиҗәсен күрү һәрбер авырлыкны оныттырырга сәләтле. «Кама» хуҗалыгының алга таба да куйган максатлары үтәлеп, төзелешләре вакытында төгәлләнеп, терлекчелектә тагын да зур нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы