Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Карусель” шәп әйләнә

2015 елның 7 декабрендә ачылып, ел ярым элек республика башлыгын кабул иткән “Смәел” җәмгыятенең яңа мегафермасы бүген нинди уңышлары белән сөендерә соң?

Районыбызда “карусель”ле ферма барлыкка килгәч, аны кемнәр генә күрергә теләмәде, ә җитәкчелекнең бөтен борчылганы ферманың өметләрен аклавы иде. Шөкер, бүгенге көндә биредә 12 тонна сөт савыла. Фермадагы 720 сыер һәм 250 баш тананы 6 сыер савучы тәрбияли. Беренче көннәрдән биредә эшләүче Екатерина Пиляева, Людмила Тарасова, Таисия Хрисанова, Елена Баймановага бүгенге көндә Гөлүсә Мөбарәкшина белән Светлана Антоновалар ярдәм итә.

– Сөт җитештерүчәнлегебез 65 %ка үсте, – ди җәмгыятьнең баш икътисадчысы Розалия Фазылҗанова. – Шуның 32 %ы баш санын арттыру хисабына булса, яртысы сөтлебикәләрнең продуктлылыгы үсүдән. Бозау алуда да артым сизелерлек зур, әйтик, узган ел 749 баш бозау туса, быел 792гә кадәр артты. Ясалма орлыкландыру операторларыбыз Сергей Троков белән Людмила Бидаеваның бер-берсе белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе дә бу.

Әйе, биредәге коллектив үз эшләренә җитди карый. Чөнки ферма ышанычлы мөдир – Алсу Гарифҗанова күзәтчелегендә. Ул инде өч дистә елдан артык терлекчелек тармагында кайнашкан кеше. Тырыш хезмәтен олуг бәяләп, “Татарстанның атказанган терлекчесе” исеме белән дә бүләкләгәннәр үзен. Аның кул астында эшләүчеләрнең һәркайсы үз хезмәтләренә тел-теш тидерми торган итеп башкара. Иван Хрисанов, Ирек Хәкимҗанов, Хәлил Шәмсетдинов, Рәйхан Вәлиев, Валерий Антонов, Алексей Кушаев, Сергей Пиляев, Фәнис Фазылҗанов, Илгиз Идрисов, Раил Гыйльванов,  Андрей Андреев – һәрвакыт мактаулылар рәтендә.

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Смәел" мегаферма