Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кая кушсалар көн дими, төн дими юлга кузгалам...

Җәйге чорда ындыр табагына килсәң, тәмле ашлык исе, тыз-быз чабып торган техника каршы ала, гадәттә. Тик “Активист” хуҗалыгында безне шау чәчәктә утырган ишегалды каршылады.

Чәчкәләргә карап хуҗасына да бәя бирерлек шул, 16 ел амбар мөдире булып эшләүче Айсылу Волкова бөтен җирдә тәртип булганны ярата. Бу аның эш бүлмәсеннән башлап, бөтен территориядә күзгә чалына.

Волковлар гаиләсе хуҗалыкның ныклы тылы дип тә әйтер идем, гаиләнең гүзәл заты – ындыр табагында җитәкчелек итсә, гаилә башлыгы Реваль Волков озак еллар “КамАЗ”да, ә уллары Ренат “ГАЗ-53” эшли. Волковлар гаиләсеннән иң элек Реваль абый белән танышу насыйп булды. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, “ГАЗ-52”дә эшли башлый ул, аннан инде “ГАЗ-53”тә хезмәт юлын дәвам итә. Соңгы 15 елда “КамАЗ”да хезмәт куя, хуҗалыкның ерак юлларга да йөри торган ышанычлы шоферы ул. “Кая кушсалар көн дими, төн дими юлга кузгалам, иң ерак барганым Саратов өлкәсе булды. Эш булганда кая кушсалар шунда йөрибез, техниканың да юлда ватылып калганы юк ”, дип башкарган эшләре турында сөйләде Реваль абый. Техниканың төзек булуы, озын юлларда да ватылмыйча йөреп кайтуы, әлбәттә, шоферның үзеннән тора. Әйдә ярар дигән уй белән түгел, үзенең икенче йорты итеп кабул итеп эшләгәндә генә техника да хуҗасына тугры була шул.

Моннан 15 еллар элек амбар мәктәп укучылары, яшьләр белән гөрләп эшләп торса, хәзер инде техника заманасы булгангамы, кеше күп дип әйтеп булмый, берничә студент кына. Хәтта каравылчыны да компьютер алыштырган, уңайлы бит, шушыннан кемнең нишләгәнен карап, тәртиптә тотам, ди Айсылу ханым.

Менә шундый уңган, эшчән гаиләләре белән көчле ул “Активист” хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев